Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина мәгариф министрлыгы милли телләрдә укытуның өч моделен әзерләде


Украин теленә теләктәшлек белдерү чарсы, 30 май, 2017 ел
Украин теленә теләктәшлек белдерү чарсы, 30 май, 2017 ел

Украинаның мәгариф һәм фән министрлыгы "Мәгариф турындагы" канунны тәнкыйтьләп чыккан Венеция комиссиясе тәкъдимнәрен үтәргә әзер булуын белдерде. Министрлык милли азчылыклар телләрен, шул исәптән урыс һәм кырымтатарлар телләрен өйрәнүнең өч моделен әзерләде.

Беренче модель кысларында мәктәпләрдә беренче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр фәннәрне милли азчылык телендә дә, украин телендә дә өйрәнү мөмкинлеге бирелә, дип хәбәр итә Украина мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте. Әлеге модель "якланмаган телләр" һәм телне үстерү өчен үз дәүләтләре булмаган һәм үз телләре мохитендә яшәмәгән халыклар өчен тәкъдим ителә. Аерым алганда, сүз кырымтатарлар турында бара, диелә министрлык хәбәрендә.

Икенче модель Европа берлеге телләрендә сөйләшүчеләргә кагыла. Әлеге модель кысаларынңда украин һәм милли телләр бишенче сыйныфка кадәр укытыла. Аннары ана телендә укытылган фәннәргә украин телендәгеләр өстәләчәк. Украин телендәге фәннәр өлеше 11 сыйныфка кадәр арта барачак. Бу модель поляк, словак һәм болгар телләрендә сөйләшүчеләр өчен каралган. Румын, маҗар телендә сөйләшүчеләр өчен украин телендәге фәннәр кимрәк булачак, диелә.

Өченче модель "Украин теле гаиләсенә кергән телдә сөйләшүчеләр һәм үз телләре мохитендә яшәүчеләр" өчен эшләнгән. Мәгариф министрлыгы моңа урыс теле керә, дип белдерә. Әлеге модельга ярашлы, укучылар бишенче сыйныфтан украин телендә укуга күчәчәк.

"Ана теле урыс теле булган балалар украин телен тиз өйрәнә, шул ук вакытта алар нигездә урыс телле мохиттә яши - гаиләдә, урамда аралаша, урыс телендә фильмнар һәм телевизор карый. Дәүләт телен кулллануның бердәнбер урыны - мәктәп. Предметларны украин телендә укып, ә урыс телен предмет буларак өйрәнеп, балалар берьюлы ике телдә яхшы сөйләшә алачаклар", диләр министрлыкта.

25 сентябрьдә Прошенко украин телен яклаучы "Мәгариф турында" канунын да имзалады. Канунга ярашлы, 2020 елдан Украина мәгариф системы тулысынча украин телле булачак. Аны кайбер илләр, шул исәптән Русия дә тәнкыйтьләп чыкты. 12 октябрьдә әлеге канун ПАСЕ утырышында да тәнкыйтьләнде. Венеция комиссиясе Укрианага милли азчылыклар, шул исәптән, урыс телендә сөйләшүчеләр өчен дә тиешле белем бирүне тәэмин итүне сорады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG