Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль Татарстанга 1,7 млрд сум дотация бүләчәк


Татарстан Русиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе буларак 1,67 млрд сум күләмендә дотация ала. Социаль-икътисади күрсәткечләргә караганда, ул Мәскәү өлкәсен узып, икенче урында тора.

Уңышлы төбәкләрдә дотация бүлү карарын премьер-министр Дмитрий Медведев имзалаган. Ул сишәмбе Русия хөкүмәте сайтында дөнья күрде.

Социаль-икътисади үсештә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән төбәкләргә бюджетара трансфертлар бирелә. Быел андый субъектларның саны 20дән 40ка җитте. Бюджетара трансфертның күләме халык санын һәм төбәкнең бюджет чыгымнары индексын исәпкә алып билгеләнә.

Төбәкләр арасында барлыгы 20 миллиард сум акча бүленә. Беренче урында Саха (Якутия), аңа 2,55 млрд сум биреләчәк. Лидерлар арасында шулай ук Мәскәү, Красноярски, Ростов өлкәләре бар.

"Яблоко" фиркасе җитәкчеләренең берсе Григорий Явлинский Русиянең бюджет сәясәтенә үзгәрешләр кертү, салым акчаларын Татарстанда күбрәк калдыру кирәклеге турында белдергән иде.

Явлинский фикеренчә, салымнарның 33,4 проценты федераль үзәккә китәргә, 33,3 проценты төбәкләрдә, ә 33,3 проценты җирле муниципалитетларда калырга тиеш.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG