Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф департаменты: Татар теле урынына "Татарстан мәдәнияте" дәресен укыту кануни түгел


Татарстанның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты "Туган тел һәм туган телдә әдәби уку" курсы кысаларында "Татарстан мәдәнияте" дәресен мәҗбүри укыту кануни түгел, дип белдерә.

Департаменттан мондый җавап "Idel.Реалии" мөрәҗәгатенә килгән. Элегрәк басмага Казан мәктәпләреннән берничә ата-ана татар телен өйрәнүдән баш тарткан өчен "Татарстан мәдәнияте" дигән дәрес кертелә башлады, дип зарланган иде. Әлеге дәрестән дә баш тарткан очракта аттестация уздырмау һәм хәтта балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә мөрәҗәгать итү белән янаганнар.

Департамент җавабында "Федераль дәүләт белем бирү стандартларында укыту планының мәҗбүри өлешендә "Туган тел һәм туган телдә әдәби уку (башлангыч сыйныфларда), "Туган тел һәм туган әдәбият" (төп гомум белем бирү дәрәҗәсе) курслары кысаларында Русия халыклары телләрен генә яки урыс телен генә укыту каралган. "Татарстан мәдәнияте" дәресе "Туган тел һәм туган телдә әдәби уку" кысаларында була алмый", диелгән.

Федераль стандартларга ярашлы, татар теленә альтернатив буларак, риторика, сөйләм үстерү, сүзлекләр белән эшләү дәресләре кертелергә мөмкин. Документта әйтелүенчә, бу курс этномәдәният сыйфатына ия булырга тиеш.

Шулай ук уку планы мәктәп җыелышларында ата-аналар фикерен исәпкә алып расланырга тиеш диелгән.

Мәктәпләр "теге яки бу күрсларны өйрәтүне сәгатьләрне арттырып, көчәйтә ала, укучыланың һәм ата-аналарның мәнфәгатьләрен исәпкә алып яңа уку курслары кертә ала", дип тә язылган департамент документында.

29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйков Русия мәгариф министрлыгының республикаларга дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге биргән план әзерләвен һәм анда ата-аналарның язма рөхсәте белән, атнасына ике сәгатькә кадәр дип күрсәтелүен белдерде. Әлегә республика мәктәпләренә министрлык планнары төшмәгән, һәр мәктәп үзенчә укыта.

Русия президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе матбугат очрашуында Татарстан турында бирелгән сорауга милли мәсьәләләрдә киеренкелек юк, дип белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG