Accessibility links

Кайнар хәбәр

ГУЛАГ тарихы музеенда Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога" китабы тәкъдим ителәчәк


19 гыйнварда Мәскәүдә ГУЛАГ тарихы музеенда Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога" китабы тәкъдим ителә. Әсәр рус теленә тәрҗемә итеп басылып чыккан.

Китапның урысчасын ("Давайте помолимся") Аяз Гыйләҗевның уллары – Казан университеты профессоры, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү Институты директоры Искәндәр Гыйләҗев һәм драматург, киносценарист Мансур Гыйләҗев тәкъдим итәчәкләр. Тәкъдим итүдә шулай ук филология фәннәре кандидаты, Казан университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова катнаша. Мәскәүдә узачак бу чара язучының 90 еллыгына багышлана.

Татар халык язучысы үзенең әлеге роман-истәлегендә рәхимсез
Сталин лагерьларында үзе кичергәннәр турында, анда газап чиккән
тоткыннар турында яза, шул дәвергә тарихи-документаль карашны
берләштерә. Әсәрне язучы изге Коръән рухы белән сугарылган итеп, романның текстын да үзенчәлекле бер дога булып яңгырар, дип күзаллаган. Китапка шулай ук "Балачак сукмаклары" автобиографик эссесы һәм язучының үзе тоткынлыкта булган лагерьларга әйләнеп кайтуын сурәтләгән "Эзләремне эзләдем" дигән сәяхәтнамәсе дә кергән.

Узган елның мартында "Йәгез, бер дога" китабы Гыйләҗев белән бергә
ГУЛАГта тоткын булган Арпад Галгоци тарафыннан маҗар теленә тәрҗемә ителеп, аерым китап булып чыкты.

XS
SM
MD
LG