Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар эстрадасын яңа шура тәртипкә салырмы?


"Татар моңы" фестивале. 7 декабрь, 2016

Татарстан мәдәният министрлыгы татар җыр сәнгатен, эстраданы тәртипкә салачак шура төзи. Тик шураның ни белән шөгыльләнәсе билгеле түгел. Белгечләр арасында әлеге шураны өметсез гамәл дип бәяләүчеләр дә бар.

Татарстан мәдәният министрлыгының еллык җыелышында министр Айрат Сибагатуллинның татар эстрадасының сыйфатын күтәрү турында сүз кузгатып, җыр сәнгатен баккан шура оештыру турында белдерүе бу өлкәдә имеш-мимешләргә, фаразларга этәрде. Эстрада җырчылары арасында "безгә сәхнәгә юл бикләнер микән" дип куркып калучылар да бар.

Күпләрне бу шурага кемнәр керер икән дигән сорау кызыксындыра. "Татар-информ" әлеге эксперт-консультатив шура исемлеге күптән төзелгән, анда "Барс-медиа" да бар, исемлек раслау көтеп ята дип язып та чыкты. Министрлыкның матбугат хезмәте Азатлыкка шура өлгесенең булуын кире какмады, әмма тәфсилләүдән баш тартты.

"Барып чыкмаса, шураны ябып куеп була"

Татарстан һәм Русия композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин әлеге шураның эстраданы тәртипкә салуына шикләнә. Рәшит әфәнде фикеренчә, шура төзеп кенә җыр сәнгатенә, эстрадага әллә ни зур үзгәрешләр кертеп булмаячак. Җырга, моңга тәрбияне балалар бакчаларыннан башлау, җәмгыятьнең татар җырына карашын үзгәртү кирәк, ди ул.

Рәшит Кәлимуллин
Рәшит Кәлимуллин

"Тәрбияне балалар бакчасыннан үк бирү кирәк. Татар музыкасының нәрсә аңлатуын төшендерүдән башлау кирәк. Балалар өчен җырлар язылырга тиеш. Татарстанда яшәүчеләр әнә шул тәрбиядә үсәргә тиеш. Башка илләрдәге балалар үзләренекен ишетеп, үз традицияләре үрнәгендә үсә бит", диде Кәлимуллин.

Рәшит әфәнде татар җырын багачак шура төзелүгә кискен каршы түгел, әмма җырчылар ничек чүпләнер соң, аларның һәрберсенең үз үзенчәлеге бар дип аптырый.

Професионаллар тудырган җырлар әле дә исән, ә бүгенгеләр кайда?

"Монда кем хөкемдар булырга тиеш соң? Профессиональ музыкантлар булса, бу бер хәл, әгәр ул шурага түрәләр керсә, анысы икенче инде. Бу эш бик төптән уйлап эшләнергә тиеш. Яхшыртырга телибез, әмма ул барып чыгармы? Халыкка кем тәрбия бирергә тиеш? Чын професионаллармы, әллә башкалармы? Професионаллар тудырган җырлар әле дә исән, ә бүгенгеләр кайда? Бөтен яктан уйлап бу шураны сынау рәвешендә эшләп карап була. Файдасы булмаса ябып та куярга мөмкин", диде Азатлыкка Кәлимуллин.

Рәшит әфәнде фикеренчә, бу шура демократия принципларына бөтенләй туры килми. Элекке заманнарда "худсоветлардан" зарланганнарын искә ала, әйбәт ягы булуны да кире какмый.

"Элекке заманнарда "худсовет бар", безне тикшерәләр дип зарлана идек. Худсоветның да үзенең әйбәт ягы бар иде. Гастрольгә чыкканда җырларны, сөйләнәсе сүзләрне тыңлый иделәр, аны Эчке эшләр министрлыгы системы түгел, ә җыр өлкәсендәге белгечләр тыңлый иде. Әгәр начар тәрбия бирә торган җыр булса, кирәге бармы аның?

Мәскәү ширпотребына иярү килешкән әйбер түгел

Бүген кем тели, сәхнәгә шул чыга. Аның тавышы бармы-юкмы? Җиһазлар аша тавышны да үзгәртеп була бит. Белеме бармы аның, әллә юкмы? Сораулар күп монда. Сәхнәгә чыгып җырлыйлар да, аннан берарадан соң ул җырлар юкка чыга. Күп җырлар әнә шулай. Башта җырлаган булалар, аннан соң беркемгә дә кирәк түгел.

Хәзер бездә Мәскәүдән үрнәк алмакчы булалар. Минемчә, алай итү кирәкми. Безнең үзебезнең тамырларыбыз, милли үзенчәлегебез, моңыбыз бар. Билгеле, бер урында таптанып тору ярамый, үзгәрү кирәк. Әмма Мәскәү ширпотребына иярү килешкән әйбер түгел. Урта Азиядә мөстәкыйльлеккә ирешкән дәүләтләрнең үз сәнгатьләре элек тә бар иде, хәзер дә бар. Алар кемгәдер ошарга тырышмый. Беренче чиратта миллилек булырга тиеш. Аны үстерү кирәк", диде Кәлимуллин.

"Һәр талант белән индивидуаль эшләү кирәк"

Казан консерваториясе галимәсе Зилә Сөнгатуллина Азатлыкка үзен бу шурага чакыручы әлегә юк дип белдерде. Мәдәният министрлыгы каршында җыр сәнгатен баккан шура төзелә калса, ул иң беренче чиратта, татар сәхнәсенә чыкканнарга, таланты булганнарга киңәшләре һәм тәкъдимнәре белән ярдәм итеп торырга, сәхнәгә чыгардай талантлы җырчыларны сайлап алырга тиеш дигән фикердә ул. ​

Зилә Сөнгатуллина
Зилә Сөнгатуллина

"Һәр талант белән индивидуаль эшләү, аларга репертуарны ничек дөрес сайлау юлларын күрсәтү кирәк, кайберәүләр үзенең тавышына нинди җыр килешкәнен дә белми. Бу шура җырчыларга кайда белем алып, үсү мөмкинлеген дә күрсәтергә тиеш", ди Сөнгатуллина.

Галимә фикеренчә, бүген татар эстрадасының хәле, аерым алганда, җыр сәнгатенә этәргеч бирер, аны күтәрер дип зур өметләр белән багланган һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән үтә торган "Үзгәреш җиле" "ахырзаманны" хәтерләтә.

"Теләсә кем сәхнәгә чыга бит. "Үзгәреш җиле"н карагыз әле, ахырзаман бит. Миллионнар туздырыла, идәнгә ятып җырлыйлар. Мин әлегеләрне дәүләт акчаларын пыран-заран китерү дип атар идем. Алар кешене шаккатырам дип башларына басып җырларлармы алага таба?" ди Сөнгатуллина.

Ул республика җитәкчесенең татар эстрадасына игътибарын күктән төшкән бәхет кебек бәяли.

Миңнеханов – афәрин! Ә ул куйган таләпләр үтәлми

"Миңнеханов мәдәниятне күтәрергә тырыша, мин мондый мөмкинлек кайчан килер иде дип әйтәм. Ә шул максатны дөрес итеп куллана белмиләр. Менә бигрәк тә шунысы кызганыч. "Үзгәреш җиле"нең идеясе искиткеч әйбәт, әмма дөрес итеп тормышка ашыручысы юк. Татар җыр сәнгатенә моның кадәр игътибар, матди ярдәм гомердә дә булганы юк иде.

Миңнеханов татар эстрадасын тәнкыйтьли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

Миңнехановка – афәрин! Ә ул куйган таләпләр үтәлми. Аның теләге зур, безнең җыр сәнгатен мескенлектән чыгарырга тели, ә болар (оештыручылар – ред.) Мәскәүдән килгәннәргә акча эшләтә. "Үзгәреш җиле"ндә бит халык көйләрен бозалар. Хәтта ноталарын үзгәртәләр, сүзләрен дөрес җырламыйлар. Анысында беркемнең дә эше юк. Әйтерсең, беркем аңламый да, белми дә", диде Зилә ханым.

Галимә фикеренчә, Европага чыгабыз дип тормышка ашмастай максатлар кую, татарның электән килгән традицияләрен, аһәңен юкка чыгарып бозу кирәкми. "Татар җыры Америкага да, Германиягә дә, Франциягә дә кирәк түгел, ә үзебезгә кирәк. Безгә үзебезнең дәрәҗәне күтәрергә, үзебезне үстерү өчен эшләү кирәк", ди Сөнгатуллина.

Галимә совет заманында эшләгән сәнгать шураларын сагына. Алар тырышлыгы белән "безнең алтын фондка керерлек язмалар булдырылды" дип әйтә.

"Мондый күлмәк ярамый" дип кисәтүләр дә була иде

"Алар югары сыйфатлы, оркестр белән язылган. Партия ягыннанмы, бу яктанмы сәхнәгә чыккан саен җырчыны карап, "мондый күлмәк ярамый" дип кисәтүләр дә була иде. Зәвыкны күтәрү бар иде ул вакытта. Сәхнәдә теләсә-нәрсә эшләү ярамый. Сәхнәгә чыгу өчен хокукың булу кирәк. Уку кирәк.

Эстрада дип күз чыгарасы юк. Әнә Әлфия Авзалованың репертуарын, аның сәнгатен ныклап өйрәнсәләр, ул – чын эстрада. Ул джаз да җырлаган, ул Монасыйпов, Яхин, Хәбибулиннарның җырларын да башкарган. Ул оркестрлар җыеп татар классикасын моңлы итеп, матур итеп башкарган. Хәзер мин шаккатып карап утырам. Ә без нәрсә эзлибез? Менә бит ул, аяк астында ята. Әлфия апаның, Илһам абыйның язмаларын карап, яшьләр әнә шуннан өйрәнергә тиеш", ди Сөнгатуллина.

Зилә ханым сәхнәгә чыккан җырчылар күп түгел, ә "энҗе бөртекләре кебек" булырга тиеш дип әйтә. "Безнең кебек мелизматика дөньяда юк бит. Безнеке кебек моңлы көйләр дөньяда юк", дип горурлана һәм әнә шуларны күрсәтә белү кирәк дип әйтә.

Азатлыкның татар җыр сәнгатен багачак шурада күренекле шәхесләрдән кемнәр булырга тиеш дип уйлыйсыз дигән соравына, ул: "ой, атамыйм" дип кенә җавап бирде.

"Куркак җаннардан җыелган әйбер дип уйлыйм"

Җырчы Салават Фәтхетдинов әлегә бу шурага чакырылмаган. Ул Азатлыкка "анда кемнәр керер икән" дип көтеп торуын әйтте. Исемлекне күргәч, үз фикерен һичшиксез белдерәчәген дә әйтә.

Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

"Миңа калса, җил искән якка ава торган, куркак җаннардан җыелган әйбер дип уйлыйм мин аны. Мин аларның хөрмәтенә мохтаҗ түгел, мине кем хөрмәт итә – шул хөрмәт итә", ди Салават әфәнде. Азатлыкның "Әлеге шура ничек эш итәргә тиеш?" дигән соравын җавапсыз калдырса да, анда кемнәр керү-күрмәү мәсьәләсен күтәрергә чакырды.

Татарстанда теге йә бу өлкәне баккан шура төзелгәндә җәмәгатьчелек, белгечләр фикерен исәпкә алмау гадәти күренешкә әйләнгән. Хакимияттәгеләр хәзер андый шураларга үзләренә тугрыларны, "ә" дигәнгә "җә" дип утыра торганнарны җыярга тырыша.

"Роспотребнадзор", "Госсанэпиднадзор"лар бар бит"

Рәшит Ваһапов фонды мөдире, әлеге җырчы исемендәге чаралар продюсеры Рифат Фәттахов кайбер җырчыларның бу шура турында "репрессив булмасмы" дип шикләнүләрен әйтте. Кирәгеннән артык контроль булмасмы дигән шөлләп калучылар да бар. Әлеге шураны төзүгә килгәндә ул, бер яктан, иҗат иреге кысылмасмы, ә икенче яктан җәмгыятьне рухи сәламәтләндерү өчен ниндидер контроль кирәк дигән фикердә.

Рифат Фәттахов
Рифат Фәттахов

"Җәмгыятьнең, халыкның физик һәм рухи сәламәтлеге бар. Безнең дәүләт җәмгыятьнең физик сәламәтлеген кайгыртуның төрле формаларын таба. Бу өлкәдә нинди генә контроль органнар юк. "Роспотребнадзор", "Госсанэпиднадзор"... Бу - табигый. Уйлап карагыз әле, дәүләтнең рөхсәтеннән, ягъни лицензиядән башка син кибеттә, йә даруханәдә берәр әйбер тәкъдим итә аласыңмы? Юк! Эстрада иң массакүләм сәнгать буларак, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген формалаштыруда зур роль уйный", ди Фәттахов.

Рифат әфәнде бу шурада һичшиксез җыр өлкәсен һәм эстраданы яхшы белгән профессионаллар булырга тиеш дип әйтә. "Ул шул ук шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар һәм продюсерлар. Исеме үк консультатив-экспертлар шурасы дип атала бит. Шура җырчыларга тәкъдимнәр белән чыгу, киңәш бирү юнәлешендә булыр дип уйлыйм", ди Фәттахов.

Фәттахов үзенең шура исемлегендә булу-булмавын белми, министрлыкның җыр сәнгатендәге проблемнарга йөз белән борылуын уңай күренеш буларак бәяли.

"Җырчылар күптән сайланган инде"

Татар эстрадасындагы бер җырчы (исемен күрсәтмәүне үтенде) әлеге шураның файдасы булыр дип өметләнми. Сәхнәгә чыгу өчен коррупциягә, акча төртүгә этәрергә мөмкин дип тә шикләнә. Әлеге җырчы фикеренчә, алдагы иҗатларында тәнкыйтькә дучар булмаячак, төрле проектларда катнашачак җырчылар болай да билгеле инде.

"Алар рәсми концертларда чыгыш ясыйлар, президент белән бергә йөриләр, түрә-караның банкетларына баралар, Мәдәният министрлыгы алар белән элемтәдә. Алар: Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Руслан Сәйфетдинов, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Айдар Сөләйманов, Эльмира Кәлимуллина. Аларны президент та ярата дип уйлыйм", диде әлеге җырчы.

* * * *

Хөрмәтле укучы! Сез Татарстан мәдәният министрлыгы оештыра торган әлеге шурага кемнәр керергә һәм бу шура ниләр белән шөгыльләнергә тиеш дип исәплисез? Фикерләрегезне форумда калдыра аласыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG