Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар эстрадасын тәртипкә салмакчылар. Багучы шура кирәкме?


Татар җырчысы Cалават Фәтхетдинов концерты. 2016 ел
Татар җырчысы Cалават Фәтхетдинов концерты. 2016 ел

Татарстан мәдәният министрлыгы каршында татар эстрадасын багучы белгечләр шурасы төзеләчәк. Ул татар эстрадасының дәрәҗәсен күтәрү белән шөгыльләнер дип көтелә. Анда кемнәр керәчәге әлегә билгесез. Сәнгать, эстрада вәкилләренең бу шурага фикерләре төрле.

Дүшәмбе Татарстан мәдәният министрлыгының еллык җыелышында министр Айрат Сибагатуллин татар эстрадасының сыйфатын күтәрү турында сүз кузгатты. Министрны җырчыларның вокал дәрәҗәсе түбән булуы, аранжировкаларның сыйфатсызлыгы, артистларның киенү рәвеше канәгатьләндерми. Сибагатуллин министрлык каршында эксперт шурасын оештыру турында белдерде.

"Мондый эшләү формасы шоу-бизнес өлкәсе белән иҗтимагый оешмаларның, дәүләт структураларын бер проблем тирәсендә бердәм җыелуына китерер иде", диде ул. Әлегә бу "һавадагы идея" генә. Министр эш нигезләре әзерләнә дип ачыклык кертте. Шурага кемнәрнең керәчәге дә әлегә билгесез.

Рифат Фәттахов
Рифат Фәттахов

Министр шулай ук 2018 елда яңа җыр бәйгесе үтәчәген дә хәбәр итте. Моңа кадәр аның кирәклеген продюсер Рифат Фәттахов та әйткән иде. Җыелыштан соң ул татар эстрадасында репертуар мәсьәләсенең кискен торуын белдерде.

"Министрлык җыр бәйгесен зурлап үткәрергә алына икән, бик яхшы. Бездә чыннан да югары кимәлдәге яңа җырлар кытлыгы бар. Проблеманы кем күтәрсә дә яхшы, иң мөһиме – хәл ителсен генә. Карап карыйк", диде Фәттахов.

Миләүшә Таминдарова
Миләүшә Таминдарова

Узган ел ахырында Казанда Салих Сәйдәш исемендәге зур концерт залында беренче "Алтын граммафон" концерты уздырып, татар аһәңен дөньяда билгеле әсәрләр белән синтезын тамашачыга тәкъдим иткән Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова үзенең әлеге шурада эшләргә әзер икәнлеген әйтте.

"Хор җитәкчесе буларак, мин мондый шура эшчәнлеген бик хуплыйм. Ләкин аны катып калган, фикерен кемгәдер ярарга тырышып әйткән белгечләрдән тупламасыннар иде. Һәркемгә дә караш тигез дәрәҗәдә бирелеп, шура кешеләре бер-берсен ишетә белсеннәр дигән теләктә калам. Шура демократик формада үссә, мин анда теләп катнашыр идем. Төрле кеше төрле фикер әйтсә, "акыл штурмы" башлана. Шул вакытта гына эстрадада ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була", диде Тәминдарова.

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

​Җырчы Фирдүс Тямаев исә эстрадага тәртип салырга кирәк дигән фикер белән килешми. Аныңча, тәртип салам дип бөртөрлелеккә китерүләре бар.

"Шурада эксперт итеп кемне куялар – шунысы кызык миңа. Гади халык вәкилләренме, хакимият органнары хезмәткәрләренме? Гади халык булса, тамашачы ярата торган җырчыларга бернинди киртә корылмас дип уйлыйм. Халыкка бит аңа академик җырчылар түгел, үз ише кирәк. Тәртипкә салу дигән сүз, гомумән, кызык яңгырый. Бөтенесе Филүс Каһиров була алмый бит инде, Салават та берәү генә. Аңа карап башкаларга җырламаскамы?

Тәртипкә салу дигәннәре коррупциягә китермәсме?

Һәрбер җырчының үз урыны бар. Тамашачыны алдап булмый. Эксперт шурасының ни белән шөгыльләнәчәген белмим, әгәр инде бу җырчыга – кызыл ут, бусына яшел дип, язмышларны хәл итәргә җыенса, иң беренче җырчыны тамашачы каршында чыгыш ясатырга дип тәкъдим итәр идем. Иң гадел эксперт – халык. Дөрес, җырларның эчтәлегенә игътибар итәргә кирәк, килешәм.

Үзем соңгы вакытта җырларга бигрәк тә таләпчән. Тәрбияви җырлар сайлыйм. Ә халыкка, экспертларга, хәлегездән килсә, бөтенегез дә җырлагыз, бөтенегез дә шигырь языгыз, тел генә бетмәсен, дияр идем. Тәртипкә салу дигәннәре коррупциягә китермәсме дигән шик тә бар әле миндә. Кем акча төртә, шул җырлый, мәсәлән. Аннан, җыр өлкәсендә бертөрлелеккә китермәсме дип тә шикләнәм. Эстрада төрле юнәлештә үсәргә, төрле жанрларны файдаланырга, эзләнергә тиеш. Ул болай да шул юлдан бара инде", диде Азатлыкка Тямаев.

Фирдүс Тямаевтан, үзең әлеге шурада эшләр идеңме, дип тә сорадык. Эшләр идем дип җавап бирде ул. Безне халык күтәрде, тәртипкә салырга алыналар икән, чакырсыннар безне дә, диде ул.

Музыка белгече Филүсә Арслан фикеренчә, эксперт шурасын төзү – онытылган худсоветлар системын яңадан торгызырга омтылу.

Сәнгатькәрләрне Мәскәүдә, чит илдә укытуны кайгыртсыннар. Бездә эстрада мәктәбе юк

"Җырларның сыйфатсызлыгын бик күп әйттеләр, мин башкару культурасына тукталам. Башкару культурасын булдырмаганда, бездә бернинди алга китү булмаячак. "Үзгәреш җиле"ндәге җырчыларда ул юк, шуңа күрә бу фестиваль озак яши алмаячак. Эстраданы читтән чакыртылган белгечләр алга җибәрә алмый.

Элекке худсоветны сагыналар икән инде, нәкъ элеккечә итеп, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов оештырганча, җырчыларны, музыкантларны, композиторларны, эстрада режиссерларын, алып баручыларны Мәскәүдә, чит илдә укытуны кайгыртсыннар. Чөнки бездә эстрада мәктәбе юк. Мәдәният институтында халыкчан җырлау бүлеге генә бар, ә КФУда музыка факультетын күптән бетерделәр. Уку йорты булмагач, җырчылар үзешчән дәрәҗәдә булмый ничек булсын инде.

Яңа җырлар туса да, алар татарча түгел. Мисалга, Эльмир Низамов иҗатын алыйк. Ул тырыш, эзләнүчән, Софья Гобәйдуллиналар, көнбатыш традицияләрен дәвам итүче егет. Ә кайда чын татарча үзебезнең җырлар, традицияләр дәвамчыллыгы? Белгечләр иң беренче чиратта шул турыда уйлансын иде", диде Азатлыкка Филүсә Арслан.

Рөстәм Сәрвәров
Рөстәм Сәрвәров

Продюсер Рөстәм Сәрвәров шураның эчтәлеген билгеләячәк әгъзаларга игътибарлы булырга кирәк дигән фикердә.

"Бездә бит андый җирләргә шундый кешеләр килә, алар фәкать үз укучыларын гына кайгырта. Бу – җыр бәйгеләрендә бик сизелә. Бәйге дигәннән, бездә һәрвакыт җырчы бәяләнә, ә менә аранжировка, җыр үзе дә бәяләнсә, президентка бәлкем бу мәсьәләгә алынырга кирәк тә булмаган булыр иде.

Вокал мәктәбен булдыру, музыкаль театр турында уйлану кирәк. Алайса бездә опера белгече эстраданы бәяли, эстрада укытучысы джазны бәяләргә тырыша. Юкса үзебездә бер дигән джаз укытучысы бар. Җырны үстерәбез дисәләр, классик стильгә игътибар итсеннәр иде. "Башмагым" кебек, яңа музыкаль драмалар халыкка бик кирәк. Музыкаль театрыбыз юк икән, һәрбер театрга музыкаль драма куярга йөкләргә була. Ул чакта консерватория тәмамлаган җырчыларга да эш булыр иде", диде Сәрвәров.

Миңнеханов татар эстрадасын тәнкыйтьли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

2016 елда президент Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасына карата: "Фонограмма, нәрсәдер кигәннәр, нидер җырлыйлар, ничектер селкенәләр шунда..." дигән тәнкыйть сүзләреннән соң Татарстанда "Үзгәреш җиле" дип аталган тамаша уйлап таптылар.

Татар эстрадасын "иләк аша үткәрү" кирәклеге турында фикерләр әледән-әле яңгырап тора. 2010 елда ук Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова татар җырларын дөньяга чыгарганда "иләк аша үткәрү" ягында булуын белдергән иде. "Худсовет начар җырларны кертми иде. Аннан соң чын профессиональ композиторлар гына иҗат итә иде", диде ул вакытта Ибраһимова.

XS
SM
MD
LG