Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт департаменты Нарышкинның АКШка сәфәре турында аңлатма бирде


Хизер Нойерт
Хизер Нойерт

АКШ Дәүләт департаменты санкцияләр астында булган Русиянең тышкы күзләү хезмәте җитәкчесе Сергей Нарышкинның Америкага сәфәренә аңлатма бирде. Дәүләт иминлеге мәнфәгатьләрендә чикләүләрне гамәлдән чыгарып торырга мөмкин диелде.

Дәүләт департаменты вәкиле Хизер Нойерт сүзләренчә, башка илләрдә дә шулай эшлиләр. "Сер түгел, Русия хөкүмәте белән күп кенә каршылыклар булуга карамастан, бергә эшләргә тиешле өлкәләр бар. Аларның берсе - террорчылык һәм "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә каршы көрәш", диде Нойерт.

Русия махсус хезмәтләре вәкилләренең АКШка килүен аңлатуны канун чыгаручы демократлар таләп иткән иде.

Сергей Нарышкинның узган атна АКШка килүе һәм анда "терроризмга каршы бергәләп көрәшүгә багышланган" сөйләшүләр уздыруы хакында сишәмбе Вашингтонда Русия илчесе Анатолий Антонов белдерде. Нарышкин АКШ күзләү идарәсе җитәкчесе белән очрашкан.

Русиянең тышкы күзләү хезмәте җитәкчесе 2014 елдан бирле АКШның чикләүләр исемлегендә тора.

XS
SM
MD
LG