Илшат Мостафин пикет барышында "Путин, Миңнеханов! Татарстан Конституциясен үтәүне таләп итәм! Татар телен - дәүләт телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп итәм! Татарстан республикасында дәүләт телләре - тигез хокуклы татар һәм урыс телләре", дигән язу тотып торды.
Мостафин Азатлыкка "Балаларны туган телдә укытуны тыю, атнага ике сәгать ихтыярига калдыру ул бик көлке. Быел ике сәгатькә калдырдылар. Бер елдан соң аны да бетерерләр, башлангыч мәктәптә генә калдырыйк диярләр. Бу бит телне йолкып алу дигән сүз. Телне йолкып алгач, тел беткәч, кеше дә юк, милләт тә булмый. Меңнәрчә еллык тарихыбыз да юкка чыгачак. Шушындый вакытта өйдә генә утырырга ярамый. Һәрбер татар аңлы, татар җанлы булган кеше чыгарга тиеш, үз сүзен әйтергә тиеш", диде.
Мостафин сүзләренчә, Татарстан түрәләре, Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары татар теленә каршы басым барганда берни эшләми.
"Аларның телен безнекенә караганда да алданрак алганнар, йолкыганнар ахры. Чөнки алар арасыннан туган телне яклап беркем дә чыкмады, беркем бер сүз әйтмәде. Халык белән аралашырга мөмкинлек булганда алар җылы урыннарында, мич башында качып утыралар. Үз хезмәт хакларын, үз ташламаларын көтеп утыралар. Алар тагын да күп байлык җыярлар ансы, ләкин алар безне телсез, тарихсыз калдыралар", дип сөйләде ул.
Мостафин фикеренчә, хәзерге вакытта Татарстан Конституцисенең 8нче маддәсе, Русиянекенең 68нче маддәсе таптала. Прокурорлар бу маддәләрне белә торып таптыйдар. Ләкин беркем аларга каршылык күрсәтми, беркем моны күрергә теләми.