Accessibility links

Кайнар хәбәр

Восточный галәм аланында урлаулар эше нигезендә хөкем карары чыгарылды


Восточный галәм аланында төзелеш (архив фотосы)
Восточный галәм аланында төзелеш (архив фотосы)

Ерак Көнчыгыш хәрби мәхкәмәсе дүшәмбе Восточный галәм аланы төзелеше вакытында биш миллиардтан артык акча урлау эшен карап хөкем карары чыгарды.

"Дальспецстрой" ширкәтенең элекке җитәкчесе Юрий Хризманга 12 ел төрмә җәзасы бирелде. Аның улы Михаил Хризман, "Дальспецстройның" баш хисапчысы Владимир Ашихмин һәм Хабаровски өлкәсе Думасы башлыгы урынбасары Виктор Чудов биш елдан җиде ел ярымга кадәр ирегеннән мәхрүм ителде, дип яза ТАСС.

Моннан тыш, хөкем ителүчеләр Роскосмоска урланган акчаларны кайтарырга тиеш булачак.

Тикшерү белдерүенчә, Юрий Хризман һәм Владимир Ашихмин галәм аланы төзелешенә бирелгән акчаларны башка максатларда файдаланган. Моннан тыш, Хризманны, аның улы Михаилны һәм Чудовны "Дальспецстрой" ширкәтенең 106 миллион сум акчасын таратуда гаепләделәр.

Адвоктлар хөкем карарын шикаять итәргә җыена. Хөкем ителүчеләр соңгы сүзләрен әйткәндә үзләрен аклауны сорады.

Амур өлкәсендәге Восточный галәм аланы 2012 елда төзелә башлады. Төзелеш бәясе йөзләрчә миллиард сумнар белән бәяләнә. Аның тирәсендә шактый күп җәнҗал булды.

2015 елда Русия Хисап пулаты Восточный төзелешенә планлаштырылган чыгымнар 13 миллиард сумга арттырылган дип белдерде. Русия тикшерү комитеты бюджет акчаларын урлау турында ике җинаять эше ачты.

Восточныйдан беренче очыш 2016 елның 27 апреленә билгеләнгән иде. Аны карарга Русия президенты Владимир Путин да килде. Әмма техник җитешсезлекләр сәбәпле очышны бер көнгә кичектерделәр.

XS
SM
MD
LG