Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан зообакчасы мөдире Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренчә, "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе (ПСО) күпләгән корылмаларны үз өстенә алганга зообакчаның яңа өлешен төзеп бетерергә өлгерми.

Казан зообакчасының яңа төзелә торган өлеше халыкара чарага – дөнья футбол чемпионатының Казандагы уеннарына ачылмаячак. Сәбәбе – төзүчеләрнең акрын кыймылдавы дип белдерде Азатлыкка зообакча мөдире Фәнис Нурмөхәммәтов.

"Көзгә ачылыр дип чамалап торабыз. Белмим, алга таба төзүчеләр үзләрен ничек күрсәтер. Әгәр тагын да шулай сансызланып эшли башласалар, төзелеш эшләре тагын өч елга сузылырга мөмкин", ди Нурмөхәммәтов. Аның сүзләренчә, "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсенең (ПСО) сансызлыгы төзелешкә аяк чалган иң төп сәбәп.

Фәнис Нурмөхәммәтов
Фәнис Нурмөхәммәтов

"Аларның объектлары күп, тегендә дә, монда да җитешмиләр. Алар "Самара Арена", Казанда ипотека йортлары төзиләр. Күп итеп үзләренә корылмалар алдылар да, инде хәзер җитешмиләр", ди зообакча мөдире.

Халыкара чараларга, бу очракта футбол чемпионатына килгән җанатарлар да, туристлар да, спортчылар да гадәттә шәһәрнең тарихи биналары, мәдәни истәлекләре белән танышудан кала зообакчаны да барып карарга тырыша. Белгечләр арасында зообакчаны шәһәр йөзе дип белдерүләр дә бар. Нурмөхәммәтов әйтүенчә, күпләр һәм үзләре дә зообакча чемпионатка әзер булыр дип өметләнгән.

Зообакчаның яңа өлешенә 28 төрдәге 174 төрле хайван һәм кош кирәк булачак дип белдерелә.

"Хәзер хәйран гына акчалар керде, килешүләр имзаланды, Европадан хайваннарны кайтару эшләрен башладык. Өч төрле хайван кайтты. Алар: Бразза маймуллары, сурикатлар, Гамадрил маймуллары әлегә зообакчаның иске өлешендә, яңасы әзер булгач анда күчерәбез. Хәзер крокодил, ташбакалар кайтырга тиеш", ди Фәнис әфәнде. Аның сүзләренчә, хайваннарга акчаларны Татарстандагы төрле оешмалар күчергән, Казан хакимиятенеке түгел.

Барсларны кайтарырга акча кирәк

Үз вакытында Казан мэры Илсур Метшин да зообакчага җиде зебра бүләк итәчәген белдергән иде. Фәнис әфәнде ул зебрлар кайтачак, Африкадан түгел, ә Америкадан дип әйтә, чөнки Африкадагы чир сәбәпле аннан хайваннар кертү тыелган.

Яңа зообакча төзелә башлаганчы иске бакчадагы барслар иң яхшы урында яшәде. Бүген исә ике барс та юк инде, алар чирләп вафат булган. Тамерлан исемле ак барсны Миңтимер Шәймиев президент булганда 2005 елда бүләк иткән иде.

Зообакча хезмәткәрләре яңа барслар тапкан. "Әмма кайтарырга акча кирәк", ди Нурмөхәммәтов.

Казан зообакчасының проекты
Казан зообакчасының проекты

Зообакчаның "Замбези елгасы. Африка" дип аталган яңа өлешен Дәүләт шурасындагы иң бай депутатлар арасында икенче урында торучы (2016 елда узе 163,5 млн сумнан артык, җәмәгате 131 млн акча эшләгән), галим Искәндәр Ясәвиевнең күлмәген ертып шау-шуга эләккән Равил Җиһаншин җитәкчелегендәге "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе кора. Бу берләшмә төзелешләрне вакытында төгәлли алмавы белән дә билгеле.

"Казан" төзегән социаль ипотека програмы нигезендә "Салават күпере" торак комплексында фатирларын килешенгән вакытта ала алмаучылар протест йөзеннән чатырлар корып, шунда "күченү" чаралары оештырды, президент сайлауга бармаячакларын да белдерделәр. Табигатьне саклап калу өчен көрәшкән активистлар "Казан Арена" янында беркемгә дә кирәк булмаган машина кую урыны ясау өчен яшеллекне юк итүен "Казан"ны тәнкыйтьләделәр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG