Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Грудинин командасы Путин бригадасыннан әйбәтрәк"


Җирле халыкны яклаган шигар белән
Җирле халыкны яклаган шигар белән

9 март Уфа читендәге "Дулкын" паркында Русия президентына намзәт Павел Грудининны яклап урам җыены узды. Анда иллегә якын кеше катнашты.

Чараны Башкортстанның "Сул фронт" хәрәкәте коммунистлар белән берлектә оештырды. Чарада "Сул фронт" хәрәкәте, коммунистлар, комсомол һәм Совет берлеге байракларын да күрергә була иде.

Чарада Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин чыгыш ясап, халыкны сайлауларда бердәм катнашырга чакырды. Аның сүзләренчә, бары тик бердәм катнашып кына илдә тәртип урнаштырып була.

Урам җыенында иң усал чыгышны Мәскәүдән килгән Русиянең "Сул фронт" хәрәкәте башы Сергей Удальцов ясады. Ул Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләде.

Сергей Удальцов
Сергей Удальцов

"Илдә хакимиятне алыштырырга теләгән кеше сайлауларга килергә һәм реаль намзәт өчен тавыш бирергә тиеш. Күзәтүчеләр булырга, кирәк икән, сайлауларда биргән тавышларын яклап каршылык чарасына чыгарга тиеш. Тавыш бирәбез, күзәтәбез, кирәк икән, каршылык чарасы уздырабыз. Тавышларыбызны урларга юл куярга тиеш түгелбез. Чөнки бүген Русиядә тыныч юл белән, кан түкмичә киләчәгебезне үзгәртү мөмкинчелеге бар. Йә Путин бандасы өчен тавыш бирергә, йә ил байлыгын халыкка кайтарып бирергә, хезмәт кешесен якларга, лаеклы хезмәт хакы һәм пенсия, бушлай белем алуга һәм сәламәтлекне ныгытуга мөмкинчелек тудырачак Грудининны якларга.

Путин командасы - алдакчылар, бертуктаусыз ышандырып сүзләрендә тормаучылар командасы

Халыкча әйткәндә, Грудинин командасы Путин бригадасыннан әйбәтрәк. Күптән түгел Путин туры эфирда юллама дип ике сәгать буе үз файдасына агитация алып барды. Ә башка намзәтләргә икешәр минут кына вакыт бирәләр. Бу бит кануннарны бозу. Еллык юлламасында Путин нәрсә әйтте? Ул алты ел элекке май фәрманнарының ничек тормышка ашырылуы буенча хисап тотмады, мәктәптә "икеле"гә укучы кебек, аны киләчәккә калдырды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар
Путинның йөзе кызармый, ул һаман алда яхшырак булачагына ышандырулар белән шөгыльләнә

Мин 2012 елда каршылык чарасында катнашканым өчен дүрт ел ярым төрмәдә утырып чыктым. Төрмәдә ышандырып та сүзләрендә тормаучыларны кешегә санамыйлар. Халык юләр түгел, ул буш ышандыруларга алданмаячак. Рубль төште, реаль керемнәр аска тәгәрәде. Ә Путинның йөзе кызармый, ул һаман алда яхшырак булачагына ышандырулар белән шөгыльләнә. Ул әкиятләргә күпме ышанырга була? Путин минималь эш хакын яшәү дәрәҗәсенә җиткерүгә горурлана. Ул 11 мең тирәсе акча бай Русия өчен хурлык! Аның өчен Путинны хакимияттән типкәләп озатырга кирәк!

Путин илдәге иң бай кешеләрнең берсенә әйләнде. Аның байлыклары миллиардлаган евро һәм долларда исәпләнә", дип сөйләде митингта Удальцов.

Аның элеге сүзләреннән бу чарада катнашучылар арасында хәтта шүрләп калучылар да бар иде. Алар: Башкортстан коммунистлары җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин һәм "Сул фронт" бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Чувилин.

Евгений Романчиков
Евгений Романчиков

"Патриот көчләр" хәрәкәте вәкиле Евгений Романчиков күптән түгел Чишмә районында хезмәт хакларын бирмәгән өчен район җитәкчесен гаражга ябып, дөресен әйтергә мәҗбүр иткән Радик Мөхәммәтҗанов турында сөйләде. Хокук оешмалары хакимият җитәкчесенең казна акчасын туздырулары хакындагы сүзләреннән соң аларны тикшерә башлау урынына гаделлек өчен көрәшүчене ябып куюларын белдерде.

Диана Демидова
Диана Демидова

Җирле үзидарәләр оештыруга булышлык итүче җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Диана Демидова Павел Грудининның илдәге күп көчләрне: сулларны да, уңнарны да берләштерүен әйтеп, халыкны бердәм булырга чакырды.

Чыгышлар җыр белән үрелеп алып барылды. Һәр чыгыш ясаучыдан соң Илдар Хәйруллин җырлар да башкарды.

Чыгыш ясаучылар
Чыгыш ясаучылар

Урам җыенына кадәр Русиянең "Сул фронт" хәрәкәте башы Сергей Удальцов Башкортстан коммунистлары штабы утырган бинада журналистлар белән очрашты. Уфадагы чарадан соң Башкортстанның икенче башкаласы дип аталучы Стәрлетамак шәһәрендә "Сул фронт" уздырган урам җыенында да чыгыш ясады.

Анда ул сайлауларда халык 80 проценттан да ким катнашмаса, икенче тур булу ихтималын әйтте. Рәсми мәгълүмат чараларының президентлыкка намзәтләр рейтингын ясауларын белдерде. Аның сүзләренчә, Павел Грудининның рейтингы 7 процент дигән хәбәрләр дөреслеккә туры килми. "Сул фронт" хәрәкәтенең халыктан сорашуларына караганда, ул 25 процентка ия.

XS
SM
MD
LG