Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратурага КФУ студентларын сайлауда катнашырга мәҗбүр итү турында шикаять тапшырылган


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

Руссиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы Казан федераль университеты (КФУ) студентларын 18 марттагы президент сайлауда катнашырга мәҗбүр итү турында прокуратурага шикаять тапшырган.

Студентларны тавыш бирүдә катнашырга мәҗбүр итү турында 9 мартта Навальный штабы “ВКонтакте”да хәбәр иткән иде.

Навальный штабы бер хатынның студентлар белән сөйләшүе аудио язмасын (түбәндәрәк) чыгарды һәм әлеге хатынның “сездән аерым бер кеше өчен тавыш бирү таләп ителми, сез бары тик килеп бюллетень алырга һәм имза куярга тиеш” дигән сүзләрен китерде. Язмадан ишетелгәнчә, укытучылардан “саннар, тавыш бирүчеләр процентын таләп итәчәкләр”.

Error rendering VK.

КФУ студентларының берсе Навальныйның Казандагы штабына студентларны “чынлап та ихтыяри-мәҗбүри рәвештә сайлауга барырга мәҗбүр итүләр” турында белдергән. “Мәсәлән, читтән килеп укучылардан тавыш бирү өчен Казандагы теләсә кайсы тавыш бирү урынында теркәлү сорала. Ә төркем башлыклары деканатка студентлар һәм аларның кайда тавыш бирәчәге турында исемлек тапшырырга тиеш”, дип сөйләгән ул. Навальныйның Казан штабы тавыш бирүче студентларны исәпкә алуны раслаучы документка ия булуын белдерә.

Прокуратурага тапшырылган шикаятьтә Русия президентын саулау турындагы федераль канунда “ватандашның сайлауда катнашуы ирекле һәм ихтыяри” булуы язылган диелә.

Шикаятьтә шулай ук “Русия президентын сайлауда катнашу яки катнашмауга мәҗбүр итү өчен Русия ватандашына басым ясау һәм аның ирекле фикер белдерүенә комачаулау хокукына беркем дә ия түгел”, диелә.

Моннан тыш, шикаятьтә Русиянең мәгариф кануны нигезендә укытучыларга белем бирү эшен сәяси агитация, укучыларны сәяси, дини яки башка карашлар кабул итү яки алардан баш тартуга мәҗбүр итү өчен куллану тыелуы турында да язылган.

Штаб активистлары прокуратурадан күрсәтелгән фактларны тикшерүне һәм, канун бозулар ачыкланган очракта, чаралар күрүне сорый.
18 мартта узачак сайлауда намзәт буларак Владимир Путин, Павел Грудинин, Ксения Собчак, Владимир димир Жириновский, Григорий Явлинский, Максим Сурайкин, Борис Титов һәм Сергей Бабурин теркәлде.

XS
SM
MD
LG