Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТФБ мөштәриләренә сайлау алдыннан митингка чыгарга рөхсәт бирелмәгән


Татфондбанк мөштәриләре
Татфондбанк мөштәриләре

Казан хакимияте "Татфондбанк һәм Интехабанктан зыян күрүчеләр берлегенә" митинг уздырырга рөхсәт бирмәгән. Бу көнне шәһәрдә бер генә буш мәйдан да юк диелгән.

Бу хакта берлекнең җитәкчесе Александра Юманова Idel.Реалии сөйләгән.

Банклардан акчаларын ала алмаучылар митингны Петров паркында 17 мартта уздырырга планлаштырган булган. Анда 500 кеше килер дип белдерелгән.

Казан башкарма комитетының җавап хатында язылганча, бу көнне митинг уздырыр өчен шәһәрдә бер генә буш мәйдан да юк.

Былтыр март аенда Русия Үзәк банкы ТФБ һәм Интехбанкның лицензияләрен алды. Татарстанның арбитраж мәхкәмәсе банкларны банкрот дип таныды. Узган елның декабреннән бирле Татарстанда әлеге банклардан акчаларын ала алмаучыларның каршылык чаралары даими узып тора.

XS
SM
MD
LG