Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, респондентларның 72 проценты тавыш бирүдә һичшиксез катнашачак, тагын 13 процентының катнашуы ихтимал. Гомумән алганда, сайлаучыларның 78 процентка якыны тавыш бирүдә катнашыр дип фаразларга мөмкин.
Респондентларның 12,8 проценты кайсы кандидатка тавыш бирәчәген әлегә белми, ә сайлауда һичшиксез катнашачакларның 65 проценты Владимир Путинны сайларга җыенуын белдергән.
Сораштыруда катнашучыларның 8,7 проценты – Павел Грудининга, 4,5 проценты – Владимир Жириновскийга, 1,6 проценты – Ксения Собчакка, 1,2 проценты Григорий Явлинский өчен тавыш бирергә ниятли.
Сораштыру 1-4 март көннәрендә Социаль-һуманитар тикшеренүләр һәм проектлар фонды соравы белән үткәрелгән. Анда барлыгы 1500 кеше катнашкан.