Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стивен Һокингның көлен Ньютон һәм Дарвин каберләре янына җирләячәкләр


Стивен Һокинг
Стивен Һокинг

Танылган британ физигы Стивен Һокингның көле Вестминстер аббатлыгында Чарльз Дарвин һәм Исаак Ньютон кабере янында җирләнәчәк.

Бу хакта аббатлыкның Твиттерында белдерелә. "Тормыш һәм галәм серләренең бөек табышмакларын чишәргә тырышыр өчен фән һәм диннең бергә эшләвен мөһим дип саныйбыз", дип язган аббатлык деканы Джон Холл.

Стивен Һокинг 14 мартта 76 яшендә вафат булды.

Һокинг квант космологиясенә нигез салучыларның берсе иде, Ул Зур шартлау теориясен өйрәнде һәм кара упкыннар өлкәсендә күп ачышлар ясады. Физик - кара упкыннарның радиация нәтиҗәсендә югалу теориясе авторы, әлеге күренеш "Һокинг нурланышы" дип атала.

2016 ел азагында Стивен Һокинг "Планетабызың иң куркыныч чоры" дигән мәкалә бастырды. Анда ул дәүләтләр арасында чикләрне юкка чыгарып, Җирне саклауда берләшергә чакырды.

1960 еллар башында Стивен Һокингта амфиотрофик склероз билгеләре сизелә башлый. Нәтиҗәдә ул бөтенләй хәрәкәтләнә алмаслыкка әйләнә. Табиблар кисәтүенә карамастан, ул әлеге авыру белән 50 елдан артык яши. Һокингның бары тик яңак мускулы гына хәрәкәтләнә. Аңа махсус җайланма куела һәм шулай ул компьютерда эшли, сөйләм синтезаторы ярдәмендә сөйләшә ала иде.

XS
SM
MD
LG