Accessibility links

Путин Кемероводагы фаҗига салкын караш нәтиҗәсендә килеп чыккан диде


"Кышкы чия" сәүдә үзәгендә янгыннан соң
"Кышкы чия" сәүдә үзәгендә янгыннан соң

Русия президенты Владимир Путин Кемеровога килгәч сәүдә үзәгендәге янгын җинаятьчел салкын караш нәтиҗәсендә чыккан дип белдерде.

Кемеровога килгәч Путин башта "Кышкы чия" янында халык ясаган мемориалга чәчәкләр салды. Соңрак куәт оешмалары һәм өлкә җитәкчелеге белән уздырылган киңәшмәдә сәүдә үзәгендәге янгын җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан дип белдерде. Путин сүзләренчә, "акчасыз бернинди белешмә алып булмый, акчага ни теләсәң, шуны имзалыйлар".

"Нәрсә соң бу бездә? Бу бит сугыш та, шахтада көтелмәгән вакытта метан бәреп чыгу да түгел. Кешеләр, балалар ял итәргә килгән. Демография турында сүз алып барабыз һәм нишләп шулкадәр кеше югалтабыз? Җинаятьчел салкын караш нәтиҗәсендә, башбаштаклык нәтиҗәсендә", дигән президент.

Путин шулай ук янгыннан яраланучылар янына хастаханәгә килде. Моннан тыш, ул моргта корбаннар санын тикшерергә килгән инициатив төркем белән күрешеп, фаҗига җентекле тикшереләчәк, "шикләнеп тә карамагыз, гаеплеләр җәзасын алачак", дип белдерде. Президент һәлак булганнар турында рәсми саннарга ышанмауның мәгънәсе юк диде.

27 мартта иртәнге сәгать 10да Кемерово халкы килештерелмәгән митингка чыкты. Алар өлкә губернаторы Аман Тулеевның вазифасыннан китүен таләп итте. Халык янына губернатор урынбасары Сергей Цивилев чыкты.

Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә янгын якшәмбе чыкты. Рәсми хәбәрләргә караганда, 64 кеше һәлак булган. Ләкин халык арасында чынлыкта кешеләр күбрәк үлгән дигән хәбәрләр йөри.

XS
SM
MD
LG