Accessibility links

Кайнар хәбәр

Батулла: "Халык үз теләге белән телдән баш тарта"


Рабит Батулла
Рабит Батулла

Язучы Рабит Батулла сиксән яшен тутырган көннәрдә дә тик ятмый. Татарлар яшәгән төбәкләргә сәфәр кыла, авылларда халык белән очрашуларда катнаша. Азатлык аның белән очрашып халыкны борчыган хәлләр турында белеште, әдәбият мәсьәләләре турында сөйләште.

"Корама телдә сөйләшәбез. Татар әдәбияты койрыкта сөйрәлә. Татарга киноны читтән чакырылганнар төшерә алмый". Болар – язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла белән әңгәмәдән кайбер фикерләр генә. Гадәттәгечә, әңгәмә кардиология тасмасы кебек, йә бер тында, йә кискен сикерешләр белән узды. Чөнки әңгәмәдәш күтәрелгән мәсьәләләргә битараф кала алмый, күз буяу өчен буш сүз дә сөйләми.

Батулла – олпат язучы. Моңа ирешү өчен канәфигә ябышып ятмау, туры сүзле булу, халык язмышын кайгырту кирәк.

– Рабит әфәнде, сез татарлар яшәгән җирләргә гел йөреп торасыз. Узган ел Казакъстанга барып кайттыгыз, бу көннәрдә туган якларыгызда укучылар белән очрашуда булгансыз. Читтә яшәгән татарларны нәрсәләр борчый? Авылларда халык нинди уй-кичерешләр белән яши?

– Татарның, кайда гына яшәсә дә, уртача алганда хәле бер чама. Татар теле мәсьәләсендә барыбыз да каушап калдык. Әле болай итеп ачыктан-ачык дискриминацияле сәясәт алып барылганы юк иде. Совет чорында милләт булып сакланып калырга мөмкинлекләр бар иде әле. Русия Конституциясендә язылганча, телләр тигез хокуклы иде. Русиянең төп канунын бозу – ул җинаять. Халык дәшми, балта күтәрми, мәйданга чыкмый, чөнки дөресен әйтергә ярамый. Моның ачык мисалы – Кемероводагы фаҗига. Анда әле дә һәлак булучыларның төгәл саны әйтелми.

Халыкның милли үзаңы юк, ул үз хокукларын белми

Бер караганда, каршылык зуррак булган саен, саклану көче дә артырга тиеш. Әйтик Самарда, Сарытауда үз акчаларына мәктәпләр ачалар, һәрбер җирдә мәчет-мәдрәсәләрдә татар телен укытуны көчәйтеп җибәргәннәр. Бетүгә каршы тору бар. Ләкин... Төп халыкның милли үзаңы юк, ул үз хокукларын белми. Алар ана теле өчен борчылмый. Путин, мәктәпләрдә русча укытып, һәрбер балага вузларга керергә тигез мөмкинлекләр бирәбез, диде. Халык шуңа ышана, шуңа омтыла. Халык үз теленнән баш тартыр дәрәҗәгә китереп җиткерелгән. Бу бит шулкадәр демагогия! Кавказда алай түгел. Чечняда әйтеп кара син, үз телеңдә укыма, сөйләшмә дип!

Казакъстанда мин дүрт җирдә ана теле дәресе үткәрдем. Башлыча өлкәннәр килде, яшьләр юк. Ә бит Казакъстанда татар диаспорасы нинди зур иде. Хәзер анда да, Үзбәкстанда да татарлар күбрәк русча сөйләшәләр. Мәскәүдә, Петербурда, Пермьдә татар мәктәпләре ябылды. Ерак китәсе түгел, Татарстанда гына да дистәләгән мәктәпләр ябылды. Менә шундый мескен хәлдә яшибез.

Ләкин ике мең еллык әдәбияты булган татар теле болай гына юкка чыга алмый. Халыкның яртысы рус телен сайласа да, калганы татар теле теле өчен көрәшәчәк аның.

– Халык китап укыймы?

– Халык китап укымый, һәрхәлдә, аз укый. Компьютер китапны алмаштыра диләр. Беркайчан да болай була алмый. Китапны кулга тотып укырга кирәк. Ул синең сердәшең булырга тиеш. Интернетның бит аның бик күп начар яклары бар. Анда кабәхәт, пычрак мәгълүмат күп. Элек берәр милләттәшең танылса, сөенәләр иде, хәзер күбрәк көенәләр. Бу – милләтнең деградациясе. Без милләт түгел инде, аның өчен үз-үзеңә хуҗа булырга кирәк.

Без колониядә яшибез. Үз әлифбаңны да сайлый алмагач, нинди милләт буласың?

Без колониядә яшибез. Үзеңнең нинди шрифтта язарга теләгәнеңне дә ачыклый алмагач, нинди милләт буласың? Без әле халыкмы икән? Әйтик, солы һәм солыча дигән үсемлекләр бар. Солының башагы тук, солыча дигән чүп үләненең башагы буш була. Без хәзер халыкчага әйләнеп бармыйбызмы икән? Халыкча булса, корама телдә сөйләшә, тора-бара телне, йолаларны оныта. Шуннан соң ул өергә әверелә.

– Без күптән корама телдә сөйләшәбез бугай инде...

– Корама телдә сөйләшәбез дә, язабыз да. Китаптан аерылган кеше бер-берсенә охшаш сүзләрне бутый. Хәзерме, әзерме? Бу ике сүзне бутыйлар. Сабыша белән салышаны унар китап чыгарган язучы дөрес кулланмый, "йоклаганга сабышып ятты", дип яза. Тукай бүләге лауреаты юкса. Игътибарсызлыкмы бу, белемсезлекме? Икеседер дә. Мин бу хакта яздым да, телевидениедә дәресләр башлап карадым. Кирәксенмәделәр.

Батулланың җитмештән артык китабы чыккан
Батулланың җитмештән артык китабы чыккан

Ясалма сүзләр телне баету өчен кирәк

Озакламый унтомлыгым чыгачак. Анда үзем төзегән сүзлек тә кергән. Хата сүзләрне тупладым, ясалма сүзләр аерым бер бүлек булып бара. Ясалма сүзләр телне баету өчен кирәк. Сүзләрне уйлап табу эше төрекләрдә, финнарда бик яхшы көйләнгән. Чит телдән кергән сүзләргә алмаш таба алмасаң, уйлап табарга кирәк. Ләкин уйлап тапканда сүз татар теле кагыйдәләренә туры килергә тиеш. Мәсәлән, мин ноутбукны тамгасар дим. Санак дип әйтү дөрес түгел, санак ул калькулятор. Флешка – бармакбаш, мышка – дүңгәләк. Ни өчен дүңгәләкме? Чөнки бездә шундый үсемлек бар. Көз көне тамыры корып, җирдән аерыла да, җил уңаена тәгәрәп йөри. Бу сүзлекләр кемгә файда китерер – анысын әйтә алмыйм. Финнар совет иленнән аерылып чыккач, рус, алман, швед сүзләре белән чуарланып, үлеп барган телләрен әнә шулай чистартты. Яңа сүзләр радио-телевидение, мәктәпләр аша сөйләмгә кереп китте.

– "Соңгы елларда татар әдәбияты шактый уңышка иреште. Ләкин бу уңыш нигездә проза белән поэзиягә туры килә. Әдәбиятның башка жанрлары исә һаман койрыкта өстерәлеп баралар. Шул койрыктагыларның берсе – балалар әдәбияты". Бу юлларны Нурихан Фәттах 1967 елда ук язган булган. Балалар әдәбияты бүген ни хәлдә? Алтмышынчы еллардан бүгенге көнгә чаклы ул нинди үзгәреш кичерде?

– Балалар әдәбиятының хәле хәзер дә нәкъ шул хәлдә. Аның беркайчан алга чыкканы булмады. Бәлкем бу язучыларның балалар әдәбиятына битарафлыгыннан киләдер. Һәрбер язучы романчымы ул, драматургмы – балалар өчен берничә әсәр язарга тиеш. Әгәр балалар өчен яза алмый икән, ул зур язучы була алмый. Мәсәлән, Габдрахман Әпсәләмовның олылар өчен язганы – балалар өчен генә бара. "Алтын йолдыз" романын алыйк. Татар телендә кимчелекләр булса да (үзе исән чагында ук телен тәнкыйтьләп чыккан идем), укыла. Чөнки – әкият. Сугышка киткән каһарманнарның барысының да исән кайтуын әкият дими, ни дисең? Кыскасы, роман – сугыш турында маҗаралы комедия. Ул сугышта рәхәт икән дигән хис тудыра. Шуңа күрә мин аны җитди әсәргә санамыйм. Әпсәләмов балалар өчен махсус язмады. Булган әсәрләрен балалар укыса инде. Тукай, Җәлил иҗатын алсак, аларда балалар өчен күпме әсәр бар! Мине дә элек балалар язучысы дип йөртәләр иде. Зурлар өчен әсәрләр язганда да, әкиятне ташламадым. Балалар өчен 17ләп китап чыгардым. 70 китабымның 17се – балаларга багышланган. Ләкин балалар өчен язу – ул әле примитив әсәр язу дигән сүз түгел. Аңа фикер салырга кирәк. Хәзер балаларга язучы бөтенләй булмаячак.

Батулланың балалар өчен язылган китаплары
Батулланың балалар өчен язылган китаплары

Инде балалар бакчаларында укыр өчен әкиятләр язылмый диярлек. Язылганнары исә таралып беткән, кабатлап басылмый. Әмма балаларга әкият кирәк. 2-8 яшьлек балаларга махсус әкиятләр кирәк. 8-16 яшьлекләргә, олыларга атап әкиятләр язарга кирәк. Әкият белән бөтен нәрсәне сеңдереп була, тарихны да, йоланы да, башкасын да. “Алып батыр маҗаралары” – зурлар өчен әкият. Бу – татар тарихы әкияте. Бу әкиятләрдә Ләбиб Лерон, Дания Заһидуллиналар үсеп чыкты. Һәрберсе шул турыда килеп әйтә. Ләкин мин әкиятне ташлаганым юк, бу өлкәгә үземчә шулай өлеш кертәм.

– Нурихан Фәттах әлеге мәкаләсендә дә, башкаларында да сезне тәнкыйтьләп чыга. Әдип ни өчен сезне игътибар үзәгендә тота? Гомумән, ул нинди шәхес иде?

– Нурихан абый "Дүрткүз"не тетеп салган иде. Гомумән, Нурихан абый мактау сүзен бик сирәк әйтә торган шәхес булды. Мин аның барлык мәкаләләрен җыеп бардым һәм туплап чыгардым. Анда аның фикере ничек үзгәргәне күренә. Соңга таба ул мине балалар өчен бердәнбер язучы дип атый. Тәнкыйть белән килешергә була, килешмәскә була. Ул – субъектив фикер. Әйтик, Толстой Тургеневны кабул итмәгән. Икесе дә олы шәхес. Фәттах бер кешене дә кабул итми иде. Аяз Гыйләҗев тә минем хакта урамда тырай тибеп йөрүдән башканы белми, җитди әсәр язар дип ышанмыйм, дигән иде. Соңыннан "Сөембикә"не классик әсәр дәрәҗәсенә күтәрде. Миңа карата аларның фикере нык үзгәрде. Яхшы якка.

Дәлилсез мактау хурлауга бәрабәр

Беләсеңме, мине хәзер мактап та, тәнкыйтьләп тә үтереп булмый. Ә бит мактап үтереп була, кеше мактауга ышана һәм үсештән туктый. Дәлилсез мактау хурлауга бәрабәр. Дәлилсез тәнкыйть тә әдәбияткә ярдәм итә алмый. Дәлилле мактау, йә булмаса тәнкыйтьләү генә әдәбиятка ярдәм итә. Мәсәлән, Миләүшә Хәбетдинова туры һәм дөрес сүзле. “Зөләйха күзләрен ача” романын тәнкыйтьләгәндә, ул бик тәфсилле һәм дөрес язды. Ул – кырыс тәнкыйтьче. Менә мондый тәнкыйть кирәк. Чөнки бездә тәнкыйть төчеләнүгә кайтып кала башлады.

Батулла ун Коръән тәфсире чыгарган
Батулла ун Коръән тәфсире чыгарган

Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар турында язмалар да дәлилсез мактауга кайтып кала. Тәнкыйтьчеләрнең дәлилсез мактавына караганда дәлилле хурлавы әйбәтрәк. Бездә мактау белән хурлау арасында мизан юк. Тәнкыйть Тукай заманында булган. Галимҗан Ибраһимов "Тукай шагыйрьме, түгелме?" дип язган кеше. Аның сүзендә хаклык бар, ул бит Тукайның даһилыгын киметми. Ул Дәрдмәнд белән Рәмиевне Тукайдан өстен куя. Аның фикерендә хаклык бар. Дәрдмәндләр элитар шагыйрь булса, Тукай – халык шагыйре. Тегеләре әле бүген дә халык аңына барып җитмәгән шикелле.

– Тукай дигәннән, бүген иң күп тәнкыйтьләнүчеләр – Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар...

– Мин ул эшкә катнашмыйм.

– Анда субъективлык көчлеме?

Без мәхәббәт өчпочмагы турында язучыга Тукай бүләге бирәбез

– Әлбәттә. Фәүзия Бәйрәмова премияне күптән алырга тиеш иде. Аның иҗаты лауреат булучы күпләрнең иҗатыннан өстен тора. Шәхесне яратмагач, әсәрен дә яратмыйлар, күрәсең. Бу – бик зыянлы. Мәсәлән, мин Фәүзия Бәйрәмова белән дә, Айдар Хәлим белән дә бер тустаган чәй эчә алмыйм. Ләкин аларны кабул итмәсәм дә, әсәрләрен кабул итәм, ләбаса. Ничә тапкыр Фәүзия белән Айдар лаек дип әйтеп чыгыш ясадым. Фәүзиянең тарихи әсәрләре, фәнни мәкаләләре – аларны бит һәр язучы яза алмый. Аларда – халык язмышы. Ә без мәхәббәт өчпочмагы турында язучыга премия бирәбез.

– Сез драма әсәрләрендә дә, прозада да тарихи шәхесләрне яктыртасыз. Бүген ул шәхесләргә, тарихка игътибар җитәрлекме?

– Тарихны өйрәнеп тә шәп әсәр язып булмаска мөмкин. Язып карадылар. Аларның тарихи мәкаләләре әдәби әсәрләренә караганда әйбәтрәк килеп чыкты. Анда фактик материал бар. Ә тарихи әсәргә болардан тыш образ, холык кирәк. Тарихи шәхесне популярлаштыруның иң җиңел юлы – кино төшерү. Фәрит Дәүләтшин белән Тукайга, Рудольф Нуриевка багышланган кино төшереп карадык. Ләкин аларның икесен дә, гәрчә сценарий авторы үзем булсам да, шәп әйбер дип әйтеп булмый. Берәр режиссер табылыр дим әле мин...

"Сөембикә" романы чыккач та, берәү кинофильм төшерәбез дип йөргән иде, юкка чыкты. Чөнки тарихи кино төшерү өчен шул чор декорациясен төзергә кирәк. Ә бу – миллионнар тора. "Великолепный век" киносын (Төркия төшергән Muhteşem Yüzyıl – "Зиннәтле гасыр" сериалы – ред.) карыйсызмы? Нинди киемнәр, нинди кораллар анда! Кино менә шулай була.

– Бездә шундый кино булырмы соң?

– Аны син миннән сорама инде. Кино – зур чыгым таләп итә торган ләззәт. Әле буламы ул, юкмы. Төшереп карадылар бит инде. Гариф Ахуновның "Хәзинә" романы буенча кино эшләнде. Муса Җәлил турында да фильм төшерделәр. Булат Мансуровның "Исә Болгар җилләре", "Чыңгызхан иле" бар. Ләкин боларның дүртесе дә сәнгать әсәре түгел. Ни өчен "Җәлил" бармады? Чөнки анда герой юк. Чернов – әйбәт актер. Булат Мансуров та кино төшерә алмады, ә күпме акча сарыф ителде.

Читтән режиссер китереп дүрт тапкыр яндылар, ә үзебездә режиссер юк. Шуңа күрә талантларны эзләп, араларыннан яхшыларын сайлап алып, Мәскәүгә укырга җибәрергә кирәк. Әйтик, унысы режиссерлыкка, бишесе сценаристлыкка, егерме бише актерлыкка укысын. Аларның берничәсе генә укып Казанга кайтса да, безгә файда. Без дә бит заманында Мәскәүдән укып кайттык. Файдасы булды бит. Дөрес, Казан мәдәният институтында да кино бүлеге бар. Аннан җитди режиссерларның әлегә чыкканы юк бит әле. Тегеннән кайтса, азмы-күпме файда булыр иде.

Бездә киностудия юк. Ә материал ягыннан кытлык юк бездә. Әмирхан Еникиның "Әйтелмәгән васыят"е кино төшермәслекмени? Бик фәлсәфи кино булыр иде. Шәриф Камалда бар кино, Мәхмүт Галәүдә, Мирсәй Әмир хикәяләрендә бар кино. Шушыларны эшләсәң дә, бик әйбәт булыр иде әле. Монда хөкүмәт дәрәҗәсендә уйлау кирәк. Сәләтләрне эзләргә кирәк. Дәүләти караш булмый торып, кино булмаячак әле ул.

– Улыгыз Байбулат Мәскәүдә режиссер...

– Ул Мәскәүдә СТС каналы өчен 17 серияле фильм төшерә. Аның дүрт фильмы бар. Алар абруйлы фестивальләрдә җиңү яулады. Шуңа күрә аңа эш бирәләр дә. Әгәр бу фильм уртача гына чыкса да, тәҗрибә туплый дигән сүз. Ул Мәскәүдә абруй казанмыйча Казанга кайтмас дип уйлыйм. Байбулат кино белән җенләнгән инде. Нурбәк театр белән җенләнгән. Алар химаяче юк дип туктап тормыйлар, эшлиләр.

Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" спектаклендә
Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" спектаклендә

– Балаларыгызга ярдәм итәсезме?

– Әдәбият мәсьәләсендә киңәш сорыйлар. Ә эшләрендә мин аларга ярдәм итә алмыйм, үзләре шәхесләр. Минем ярдәмемне көтмиләр дә. Икесе дә Батулла гына урнаштырды дигән сүздән курка, шуңа әтиләрен тыңламыйлар. Нурбәкнең биюгә китүенә каршы идем. Бу һөнәрне үзе сайлады. Каеш тотып ярсаң, монда барма дисәң, әйбәт булмас, баланы физик яктан да, рухи яктан да рәнҗетү булыр иде.

Байбулаттан инглиз мәктәбендә укыганда, син инглиз укытучысы булырга укыйсыңмы, әллә инглизчәдән тәрҗемәче булырга җыенасыңмы, дип сорадым. Юк, мин режиссер булырга телим, диде. Ул чакта 5-6нчы сыйныфларда гына укый иде. Алайса сиңа абыең укый торган хореография мәктәбенә керергә кирәк, дидем. Чөнки кино режиссеры башка төр сәнгатьләрне белергә тиеш. Аларның икесен дә җыр һәм бию ансамбленә чакырдылар. Икесе дә баш тарттылар. Нурбәк Яшьләр театрында баш балетмейстер булып эшли, Чаллы, Минзәлә театрларында биюләр куйды. Бәйсез театр булдыру турында уйлый.

Байбулат Батулла
Байбулат Батулла

Байбулат бәләкәйдән кино төшереп уйный иде. Укып бетергәч ВГИКка кереп карады, кабул итмәделәр. Шуннан Кытайга китеп барды. Бер ел укыды, шунда ук кино да төшереп йөргән. Шуннан фильмнарының берсен Мәскәү киномәктәбенә җибәргән. Каникулга кайткач кабат утырып сөйләштек. Кино качмый, мин синең укып бетерүеңне, кытай телен үзләштерүеңне теләр идем дим. Әти, керә алсам, кино мәктәбендә калам, керә алмасам, яңадан Кытайга китәм, ди. Кергән бит.

Дөресен әйткәндә, әнисе белән керә алмаса ярар иде дип теләдек. Без аларга бәләкәй генә дә химаячелек күрсәтмәдек. Үзләре йөрсеннәр, үзләре юл ярсыннар. Бик яратып укыды ул анда. Бөтен эшләрен алдан эшләп барды. Дипломга ике фильм өлгертте. Берсе аның "Половинки" икенчесе "Сокращение" дип атала. Аларны мин профессионал дәрәҗәдә төшерелгән фильмнар рәтенә кертәм.

– Балаларның теләкләренә каршы килмәдем, дидегез. Аларга бернинди тыю да юкмы?

– Дүртәү чәй эчкәндә 25 яшькә кадәр икегез дә өйләнмисез, аракы эчмисез, тәмәке тармыйсыз дип әйтеп куйдым. Нурбәк туган көнне, әти, миңа 25 тулды, өйләнәм, ди. Өйләнде. Хәзер инде оныгыбызга 3 яшь. Алар үз юлларын таптылар, безнең вазифаларыбыз бетте. Аларга: "сез – балаларым минем йөзгә кызыллык китермәсеннәр дип куркып яшәдем. Укыганда да, эшләгәндә дә. Хәзер картлык көнемдә сезнең йөзгә кызыллык китермәсәм ярар иде дип яшим", дим. Бәхет шушы була торгандыр инде.

Белешмә

Роберт Батуллин (Рабит Батулла) 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.

Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның "Төш вакытындагы могҗиза", "Курай уйный бер малай" һәм башка пьесалары Казан, Донецки, Сарытау, Кемерово, Барнавыл курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбүгалисина кыйссасы нигезендә язылган "Тылсымчы белән сихерче" (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенрусия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемнарны чагылдырган "Кичер мине, әнкәй!", "Өчәү юлга чыктык", "Туйлар узгач", "Сират күпере", "Мин Америка ачтым" һәм башка драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.

Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды.

Рабит Батуллага 1985 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаек булды.

XS
SM
MD
LG