Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: Русиядә былтыр барлык террор гамәлләрен әзерләүдә мессенджерлар кулланганнар


Александр Бортников

Федераль иминлек хезмәте җитәкчесе Александр Бортников былтыр Русиядә оештырылган һәм булдырылмый калган террор гамәлләренең барысын да әзерләү вакытында мессенджерлар кулланылган дип белдерде.

Халыкара иминлеккә багышланган VII Мәскәү конференциясендә чыгыш ясап, ФСБ башлыгы Русиядә бер ел эчендә барлыгы дүрт террор гамәле кылынды, 25ен куәт оешмалары булдырмый калды дип сөйләде. "Барлык очракларда да террорчыларның координациясе "глобаль челтәр аша мессенджерлар ярдәмендә, шул исәптән Сүрия һәм Гыйрактан да алып барылган", дип китерә аның сүзләрен "Интерфакс".

4 апрель – Telegram-ның хәбәрләшү кодлары ачкычларын ФСБга тапшыру өчен бирелгән вакытның соңгы көне. Тапшырмаган очракта, Роскомнадзор мәхкәмәгә Telegram-ны томалау турында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мессенджер җитәкчелеге ачкычларны тапшыру техник яктан мөмкин түгел дип белдерде.

Русия президенты каршындагы кеше хокукларын яклау шурасы әгъзалары Роскомнадзорны Telegram-ны томалаудан баш тартырга, ә ФСБны "дәүләт иминлегенә янаучы кешеләрнең хәбәрләшүен башка кануни чаралар ярдәмендә күзәтү" юлын табарга чакырды.

XS
SM
MD
LG