Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарда һәйкәлгә лаек шәхесләр бик күп"


Олуг Мөхәммәт ханга һәйкәл, Рифкать Вахитов рәсеме

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә татар рәссамы Рифкать Вахитовның 80 яшь тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәсе ачылды. Казанда Олуг Мөхәммәт ханга һәйкәл кую фикере белән чыккан рәссам бу эшнең бүгенге көндә билгесез хәлдә булуын әйтә.

Рәссам Рифкать Вахитов Олуг Мөхәммәттән тыш Казанда шулай ук Мирсәет Солтангалиевка һәм Гаяз Исхакыйга да һәйкәл кую кирәк дип саный.

"Казан туризм өлкәсендә Русиядә өченче кала санала, туристлар монда килеп татарның милли рухын тоярга тели, ә ул юк. Безнең тарих барыбер Русия белән бәйле, Русиянең оешуында Олуг Мөхәммәтнең дә өлеше бар. Сәясәтне акыллы итеп алып барганда, Русия җитәкчелеге тарафыннан һәйкәлне куярга рөхсәт бирү, Русия өчен дә уңай адым булыр иде", дип саный рәссам.

"Казанда һәйкәл куярга лаек татар шәхесләре бик күп"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:55 0:00

Күргәзмә ачылышына килгән сәнгать белгечләре дә Олуг Мөхәммәткә һәйкәл кую кирәк дип саный. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге мөдире Роза Солтанова Татарстанда тарихи шәхесләргә багышланган сыннар бик аз ди.

"Зур мәйданнарда урнаштырылган халык тарихына игътибар җәлеп итәрлек сыннар юк", ди Солтанова.

Фаяз Хуҗин һәм Роза Солтанова (у)
Фаяз Хуҗин һәм Роза Солтанова (у)

Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин фикеренчә, Казанда һәйкәл куярга лаек татар шәхесләре бик күп.

"Татар халкының милли үзаңы бик түбән. Дәреслекләрдән, китаплардан гына тарихыбызны укып өйрәнеп кенә булмый. Бу өлкәдә сәнгать кешеләре дә эшләргә тиеш, шул исәптән рәссамнар да. Рифкать Вахитов күргәзмәсе белән таныштык. Монда Олуг Мөхәммәт һәйкәле дә, Сөембикә, Каюм Насыйри, Олуг Бәк, Мәрҗани, Гаспралы һәм Рудольф Нуриев портретлары да бар, боларның барысы да һәйкәлгә лаек шәхесләр.

Сөембикә портреты, Рифкать Вахитов эше
Сөембикә портреты, Рифкать Вахитов эше

Аннан соң, безнең чорга кадәр иң борынгы бабаларыбыз – хуннар булган. Хуннарның бөтен дөньяга танылган Атилласын беләбез. Атилла безгә караганда Европада күбрәк танылган, аңа багышлап фильмнар да төшерелгән, опералар да чыгарылган, рәссамнар әсәрләрен әйткән дә юк. Бездә Атиллага һәйкәл юк.

Шулай ук Кубрат хан. Ул вафат булган Украина авылында аңа һәйкәл куелган. Ә бит Кубрат хан VII гасырда Болгар дәүләтен төзегән кеше. Без аңа һәйкәл куярга тиеш. Бу исемлеккә һичшиксез Алмыш хан, Ибн Фадлан да кертелергә тиеш. Ибн Фадлан болгар булмаса да, татар, болгар арасында ислам диненең таралуы нәкъ аның исеме белән бәйле", дип саный галим Фаяз Хуҗин.

XS
SM
MD
LG