Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе чүп яндыру корылмасына каршы митингка рөхсәт бирмәгән


Чүп яндыру корылмасына каршы "Салават күпере" торак комплексында халык җыены, 25 март
Чүп яндыру корылмасына каршы "Салават күпере" торак комплексында халык җыены, 25 март

Казан башкарма комитеты КПРФ шәһәр комитетының чүп яндыру корылмасына каршы "Салават күпере" торак комплексында митинг уздыру турындагы мөрәҗәгатен кире каккан. Ул урында башка чара уздырыла диелгән.

Оештыручылар митингны 8 апрельдә уздырмакчы. Казан башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин чараны Петров паркына күчерергә тәкъдим иткән. Бу көнне "Салават күпере"ндә башка чара планлаштырылган дигән.

КПРФ вәкиле Алексей Серов Варакиннан кемнең нинди чара уздыруы турында белешеп хат язган.

Чүп яндыру корылмасына каршы активистлар 7 апрельдә Осиново бистәсендә чираттагы митинг уздырачак. Оештыручылар аны уздыру хакимият белән килештерелгән дип белдерә, ә Яшел Үзән районы түрәләре рөхсәт бирелмәде дип саный.

Күптән түгел чүп яндыру корылмасының Казан һәм Яшел Үзән районы чигендәге Осиново бистәсе янында төзеләчәге белдерелде. Бу урынга якында гына социаль ипотека програмы нигезендә салынган "Салават күпере" торак комплексы урнашкан. Әлеге йортларда яшәүчеләр завод төзелешен хупламый, митингларга чыга, төрле түрәләргә хатлар яза.

3 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга чүп яндыру корылмасына каршылар белән очрашып сөйләшергә кушты. Әлеге очрашу 5 апрель көндезге сәгать икегә планлаштырылган.

XS
SM
MD
LG