Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ медиасы: Путинга якын Русия миллиардерларына чикләүләр кертеләчәк


Газпром җитәкчесе Алексей Миллер (с) һәм Роснефть башлыгы Игорь Сечин (у)

Кушма Штатлар Русиягә карата яңа чикләүләр кертергә җыена. Бу юлы алар президент Владимир Путин белән бәйле кимендә җиде миллиардерга кертелергә мөмкин.

Русиянең кимендә җиде олигархына АКШ чикләүләр кертергә планлаштыра дип яза Reuters һәм The Washington Post. Әлеге чикләүләр Мәскәүнең Америка президентын сайлауга тыкшыну ихтималын хөкем итәргә мөмкинлек бирүче АКШ канунына ярашлы кертеләчәк диелә.

The Washington Post язуынча, чикләүләр гыйнварда АКШ финанс министрлыгы чыгарган "Кремль хисабына" кергән кешеләргә каршы юнәлтеләчәк. Исемлектә татарстаннар да бар. Анда "Татнефть" башлыгы Наил Маганов, "Татавтодор" мөдире Айрат Шәймиев, "Нира-экспорт" мөдире Радик Шәймиев, ТАИФ мөдире Альберт Шиһабетдинов, ТАИФ мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Сүлтиев, шулай ук Татарстанның элекке түрәсе, хәзер Русиянең элемтә министры Николай Никифоров та кергән.

АКШ чикләүләр турында 5-6 апрельдә игълан ителәчәк дип белдерелә.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков бу хакта журналистларга "рәсми хәбәрләр көтәбез", дигән. Ул шулай ук "Русиядә олигархлар юк", миллиардерларны зур бизнес вәкилләре дип атарга кирәк диде.

Соңгы чикләүләрне АКШ 15 мартта Русиянең 19 кешесенә һәм биш оешмасына, шул исәптән илнең күзләү хезмәтләренә дә керткән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG