Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүриядәге хәрби базага һөҗүм өчен Израилне гаепләде


Израильнең F-15 хәрби очкычы
Израильнең F-15 хәрби очкычы

Русия саклану министрлыгы Һомс вилаятендәге Сүрия хәрби һава базасына ракет һөҗүмен Израил оештырган дип белдерде.

Израил хәрби һава көчләренең ике F-15 очкычы 9 апрельгә каршы төндә Сүрия күгенә кереп тормыйча Лүбнән җирлегеннән идарә ителүче сигез ракет очырган диелә министрлык хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости яза.

Израил хәрбиләре әлеге гаепләүләргә җавап бирмәде.

Һомстагы хәрби һава базасына ут ачу турында дүшәмбе Сүрия матбугат чаралары хәбәр итте. Аларның мәгълүматына караганда, Сүриянең һава һөҗүменә каршы системы ул сигез ракетны бәреп төшергән. Ракетлар һава аланы тирәсендә килеп төшкән диелде. Сүриянең САНА хәбәр агентлыгы яраланучылар һәм корбаннар бар дип яза. Аларның төгәл саны билгесез. "Бу АКШ агрессиясе булырга мөмкин" диелә агентлык хәбәрендә.

Кушма Штатлар гаепне кире кага. Пентагон белдерүендә "бу вакытта саклану министрлыгы Сүриядә һава һөҗүмнәре оештырмады" дип язылган. Шул ук вакытта АКШ вазгыятьне күзәтеп барачагын белдерә.

8 апрельдә АКШ президенты Дональд Трамп Русия президенты Владимир Путинны һәм Иранны дистәләрчә кешеләр корбан булган Сүриядәге "коточкыч химик һөҗүм" өчен җаваплы дип атады. Түбәндәге видеода әлеге химик һөҗүмнән соң балаларга ярдәм итү сурәтләнә.

Трамп гаеплеләр "зур бәя түләячәк" дип вәгъдә бирде. Сүрия җитәкчелеге һәм Русия саклану министрлыгы Сүриянең Дума шәһәрендә химик корал куллануны инкарь итә.

XS
SM
MD
LG