Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Милләтне һәм телебезне саклар өчен күп хезмәт кертү кирәк


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көнендә Тукай бүләкләрен тапшырганда татар теле язмышының бүген борчулы мәсьәлә икәнлеген әйтеп, телне, милләтне, мирасны сакларга чакырды.

"Тукай иҗатында татар теле аерым урын алып тора. Әлбәттә, туган тел ул бүгенге көндә дә безне бик борчый торган мәсьәлә. Ел саен күп илләрдә (милләтләр - ред.) үзләренең туган телен югалталар. Безнең илебездә дә, кызганыч, бу мәсьәләдә икенче фикерле кешеләребез бар. Кичә безнең Дәүләт шурасы сессиясе булды. Шушы юнәлештә сөйләшүләр бик кирәк. Әлбәттә, без үзебезнең телебезне сакламасак, ул бер кешегә дә кирәкми, ул безгә кирәк. Без милләтебезне, ата-бабалардан килгән мирасны сакларга тиеш. Бу эш өчен тырышлык, безгә бергә булу, үзебезнең милләтне һәм телебезне саклар өчен күп хезмәт кертү кирәк", диде Миңнеханов.

Президент 60 ел дәвамында бирелеп килә торган Тукай бүләге ияләре милләтне, телне саклауда үзләреннән зур өлеш кертәләр дип тә белдерде.

Тукай бүләгенә язучы Камил Кәримов, рәссам Михаил Кузнецов, "Таттелеком" акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов лаек булды.

Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан: "Туган телне саклап калу – киләчәк буыннар алдындагы изге бурычыбыз", дип тә белдерде.

XS
SM
MD
LG