Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Язучылар һәм сәнгать әһелләре өлешенә керергә ярамый"


Сулдан: Михаил Кузнецов, Камил Кәримов, Рөстәм Миңнеханов, Лотфулла Шәфигуллин

Быелгы Тукай бүләге ияләренә карата фикерләр төрле. Мәдәният-сәнгать өлкәсендә иң мәртәбәле бүләкнең акционерлык җәмгыяте вәкилләренә бирелүенә күпләр аптырый.

26 апрель, Туган тел көнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иртән Җәлил театрында Тукай бүләкләрен тапшырды. Быел бүләккә язучы Камил Кәримов, рәссам Михаил Кузнецов, "Таттелеком" акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфигуллин һәм Рөстәм Зәкуанов лаек булды. Бүләккә 12 кеше дәгъва кылган иде.

Сораштыру: "Тукай бүләге лаекларга бирелдеме?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:40 0:00

Азатлыкка фикер әйтүчеләр арасында "рәссамга рус милләтеннән булган өчен бирделәр", "Таттелеком" ише җәмгыятьләргә "аерым бүләк булдыру кирәк", "бүләк кемнең кулында – шуның авызында", "акционерлык җәмгыятенә гыйбрәт өчен бирделәр" диючеләр дә булды. Язучылар, галимнәр бүләкне язучы Камил Кәримовка бирүне хуплый.

Рабит Батулла, язучы:

Рабит Батулла
Рабит Батулла

– Камил Кәримовка бирүләренә бик сөендем. Әсәрләрендә күтәргән проблемнары да, теле дә әйбәт. Рәссам турында әйтә алмыйм, чөнки аның әсәрләрен белмим. Ул Татарстан темасына ясый бугай. Тукай бүләге әдәбият-сәнгать әсәренә бирелергә тиеш. "Таттелеком"га килгәндә, кемнеңдер ниндидер ярдәм күрсәтүе – ул сәдәка булып барырга, ә Тукай бүләге аерым торырга тиеш. Тукай бүләге татар халкының аянычлы һәм шатлыклы язмышы турында булган әсәрләргә генә бирелергә тиеш. Музыка сәнгате булсын, опера сәнгате булсын. Беренче шарты – ул татар рухын чагылдырырга тиеш.

Дөресен генә әйткәндә әллә кемнәргә биреп бетерделәр, әмма Тукайны алай вакларга ярамый. Бар шагыйрьләр, әмма шигыре әллә нәрсә түгел. Әйбәт кеше булганы өчен бирәбезме, әллә шигыре өчен бирәбезме? Әйбәт кеше булса да, шигыре юк бит аның. Кайберсе эчеп йөри, әмма шәп шигырьләр яза. Ул бәлки Тукай бүләген бирмәгәнгә эчә торгандыр. Бирсәләр эчмәс. Әсәренә карап бирү кирәк. Ә әсәренә карап бирү өчен, комиссиянең объектив һәм анда әдәбият, сәнгать өлкәсендә фикер йөртә ала торган кешеләр булырга тиеш.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, тарих фәннәре кандидаты:

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

– Мин башта ук "Таттелеком"га Тукай бүләген бирүгә каршы идем, хәзер дә шул фикеремдә калам. Хәйриячелек өчен хәер көтмиләр, язучылар һәм сәнгать әһелләренең бердәнбер дәүләт бүләге өлешенә керергә ярамый. Ә керделәр! Һәм алдылар да. Дәүләт үзе аларны тәкъдим итте, үзе үк аларга бирде, ягъни, кемнең кулында - шуның авызында килеп чыкты.

Эшләр болай барса, киләсе елга Тукай бүләгенә "Яңарыш" фондының үзен һәм "Йолдызлык" фестивален дә күрсәтергә мөмкиннәр. Кузнецов дигән рәссамга урыс булганы өчен бирделәр дип уйлыйм, югыйсә, намзәтләр арасында менә дигән татар рәссамнары да бар иде. Камил Кәримовны Язучылар берлеге идарәсендә үзебез тәкъдим иттек, чөнки ул бүгенге татар прозасын төпкә җигелеп тартучыларның берсе.

Данил Салихов, Татарстан язучылар берлеге рәисе:

Данил Салихов
Данил Салихов

– Камил Кәримовнең Тукай бүләген алуы – берлек эшчәнлеген тану да ул. Моңа кадәр берлек тәкъдим иткән намзәтләрнең төшеп калганы да булды. Ә инде "Таттелеком" иҗат төркеменә килгәндә, комиссия шулай хәл иткән икән инде, димәк лаек... Бәлкем киләчәктә шушы юнәлештә аерым премия булдырырга кирәктер.

Вахит Имамов, язучы:

Вахит Имамов
Вахит Имамов

– Гадәти генә акционерлык җәмгыяте Тукай бүләген алса, мин риза булмас идем. Ләкин һәрнәрсәнең астында без аерым әйтә торган "ские" бар бит. Иң башта шуның турында уйларга кирәк. Инде хәзер безнең татар милләтендә миллиардерлар да уннан артык. Миллионерлар ничә йөздер белмим. Безнең бер генә миллонерның да татар мәнфәгате, татар тарихы, татар мәктәбе дип акча чыгарып салганын ишеткәнебез юк. Фабрика артыннан фабрика төзиләр. Исемнәрен әйтеп тормыйм, безнең татар халкына билгеле алар. Ләкин берсе дә үзләренең туган авылында мәчет салырга да акча бирми. Бу - гарьлек.

Аларның урлап туплаган акчасы да безнең милләтне талаган акча бит

Әлеге вазгыять белән чагыштырып караган вакытта Лотфулла Шәфигуллинга яки аның башкаручысы булган Рөстәм Зәкуановка бу бүләкне бирүне артык түгел дип саныйм. Ни өчен? Гыйбрәт өчен! Сабак өчен! Тукта әле, алар милләт алдында эшләгән эшләре өчен бәяләнде дип инде теге карак байлар да акча бирә башламасмы? Алар бит гөшер сәдәкасын да бирми, берни дә түләми һәм милләте алдында җаваплы икәнен дә белми. Аларның урлап туплаган акчасы да безнең милләтне талаган акча бит.

Мин акча бирүчеләргә ел да Тукай бүләге бирик дип әйтмим. Бу – фәкать бер очрак. "Татнефть" тә акча бирә дип әйтерләр. "Татнефть" хоккей такымын, йә булмаса футбол такымын тотар өчен миллион долларлап акча бирә икән, аның татар милләтенә файдасы юк. "Таттелеком" Кырлай авылында кечкенә Тукайны асраган, тәрбияләгән Садри бабай бакчасын төзегәннәр икән, бөтен дөньядан безне татар булып сакланып калсын дип килгән кешеләргә күрсәтергә бер бакча ул. Мәрҗанинең тууына 200 ел. Ник аның музеен берәү дә төземәде? Ник безнең Олугъ Мөхәммәт ханга, Сөембикә ханбикәгә һәйкәл юк? Сөембикәнең урамы юк?

Хатыйп Миңнегулов, татар әдәбияты галиме:

Хатыйп Миннегулов
Хатыйп Миннегулов

– Мин Камил Кәримовны әлеге бүләккә лаеклы дип саныйм. Ул 40 ел буе әдәби журналда проза бүлеген җигелеп тартып бара. Эшенең нәтиҗәсе, чагыштырырлыгы бар. Башкаларга бирелгән бу бүләк туган тел өчен көрәшкә илһамландырып торсын иде дигән теләгемне җиткерәм.

Рүзәл Мөхәммәтшин, шагыйрь:

Рүзәл Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин

– Башка еллар белән чагыштырганда, канәгать калмадым дип әйтә алмыйм. Камил Кәримов лаеклы дип саныйм. Минем лауреатлар арасында Әхәт Гаффарны да күрәсем килгән иде. Ә рәссамнардан Петровны. Аның эшләре бик якын. "Таттелеком" акционерлык җәмгыятенә килгәндә, үз фикеремне башта ук белдергән идем. Әдәбият, сәнгать өлкәсендәге бүләк алучылар арасында аны күрү сәеррәк әлбәттә. Комиссия шулай хәл иткән икән инде... Аларда җаваплылык артсын дип теләргә кала.

Рифә Рахман, шагыйрә:

Рифә Рахман
Рифә Рахман

– Гадәттә, без, Язучылар берлеге идарәсе күрсәткән язучылар узмый, быел Камил Кәримовны күрсәттек һәм ул узды. Менә шуңа сөенәм. Мин Тукай бүләген әдәби бүләк дип исәплим. Соңгы елларда бүләкне башка һөнәр ияләре ала башлады. Бу мәсьәләне хәл итү кирәк. Башка һөнәр ияләренә башка исемдәге дәүләт бүләкләре биреп, Тукай премиясен шагыйрь һәм прозаикларга бирсәләр иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG