Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты вәкиле: Ана телләрен саклауның сепаратизмга катнашы юк


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Татарстан президентының рәсми вәкиле Лилия Галимова кайбер тарафларның ана телен саклау темасын Татарстан сепаратизмы белән бәйләргә тырышуы һич кенә дә дөрес түгел дип саный. Ул бу хакта Татарстан хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

"Искә төшерәсем килә, Татарстан Русия субъекты һәм ул Русиягә керә, ә телләрне саклау татарларга гына кагылмый. Шуңа телләрне саклауның һич кенә дә сепаратизмга катнашы юк", диде ул.

10 апрельдә Русия думасына тәкъдим ителгән, илдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдыруны күздә тотучы канун өлгесенә тукталып Галимова Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасының да тел мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерүен ассызыклап узды.

"Әлеге канун өлгесе инициативасы милләтара татулыкны боза, Русиядә милли телләрне саклауга куркыныч тудыра, ана телләрен куллану өлкәсендә конституцион хокук гарантиясен киметә дип белдерде", диде ул.

Галимова монда сүзнең татар теле турында гына бармавын, ә моның Русиядәге барлык милли телләргә кагылуын кат-кат ассызыклап узды һәм 25 апрельдә Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары тарафыннан кабул ителгән мөрәҗәгать башка төбәкләрдә дә яклау табар дигән өметен белдерде.

Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да депутатларның чыгышларын хуплавын әйтте.

"Президентның бу мәсьәләгә карашы элегрәк инде төрле чаралар кысаларында, аның үз чыгышларында берничә кат әйтелде... Аның фикеренчә, милләтләргә, милли мәсьәләләргә кагылышлы нәрсәләр бик җентекле тикшерелгәннән соң гына хәл ителергә тиеш. Бу мәсьәлә республикада, илдә яшәгән төрле милләт халкы белән тикшерелгәннән соң гына хәл ителә ала", диде Галимова.

Галимова фикеренчә, ана телләрен укыту темасы канун өлгесе кертелгәч Русия субъектларында тагын да кискенләште.

"Бу тәкъдим, әлбәттә, депутатларда ризасызлык дулкыны күтәрде. Чөнки әле генә компромисска ирешеп тынычланган идек. Татарстан президенты Русия президентына да мөрәҗәгать итте. Сүз дәүләт телен өйрәнү мөмкинлеге бирү өчен татар телен атнасына ике сәгать укытуны калдыру турында барды. Укучыларга да, укытучыларга да зур киеренкелек тудырмаслык итеп ашыгыч рәвештә уку планнары әзерләнде. Эшнең ничек оештырылачагы әле генә ачыклана башлаган иде.

Шул вакытта шактый зур үзгәрешләрне күздә тоткан канун өлгесенең Думага тәкъдим ителүе билгеле булды. Без монда нидер даулап чыгыш ясыйбыз дигән сүз түгел, без бу турыда тәфсилле фикер алышу булуын һәм бу канунны әзерләүдә катнашырга телибез. Чөнки ул турыдан-туры безгә кагыла. Без дигәндә татар халкын гына күздә тотмыйбыз, бу турыда Русиянең башка милли төбәкләрендә киң фикер алышулар бара. Анда да борчылу белдерелә. Без һәркем риза булырдай чишелешкә ирешү һәм низаглы хәлләр чыгармас өчен бу мәсьәлә турында бергәләшеп фикер алышу башларга телибез", диде Татарстан президентының рәсми вәкиле

Галимова бу канун өлгесенә бәйле хәлнең Татарстан җитәкчелегенә аңлашылып бетмәве, мәгълүмат җитешмәве турында да әйтеп узды.

Ике атна элек Галимова әлеге канун өлгесе җәмгыятьтә низаг тудырырга мөмкин дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG