Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Җинаятькә һәм канунсызлыкка каршы" оешма офисына атканнар


Дмитрий Бердников

Әлеге хәл - офиска һөҗүмнең икенче очрагы. "Җинаятькә һәм канунсызлыкка каршы" оешма лидеры үзенә, туганнарына, хезмәткәрләргә басым булуны белдерә.

Казанда "Җинаятькә һәм канунсызлыкка каршы" Русиякүләм иҗтимагый оешма офисына пневматик коралдан атканнар дип фаразлана. Бу хакта әлеге оешма лидеры Дмитрий Бердников "Idel.Реалии"га белдергән.

"Әлеге хәл булган урынга килгән полиция хезмәткәрләре тишекләр пневматик коралдан атудан барлыкка килгән булырга мөмкин дип әйтте", дип белдерә Бердников.

Бу хәл - әлеге офиска һөҗүмнең икенче очрагы. Берничә көн элек билгесез кешеләр тәрәзәне ватып офиска үтәргә омтылды, аларга тәрәзәгә куелган рәшәткәләр комачаулаган. Бердников ул вакытта үзенә, туганнарына һәм офиста эшләүчеләргә карата тәртип саклау оешмаларыннан басым ясауларын әйткән иде.

28 апрель Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Бердниковка карата административ эшне тикшерүне туктатты. Аны 3 февраль Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре катнашында үткән чараны алдан килештермәгән дип гаепләргә тырышкан иделәр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG