Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда террор һөҗүмендә сигез журналист һәлак булды


Кабулда шартлау, 30 апрель 2018

Кабулда террор һөҗүме нәтиҗәсендә 29 кеше, шул исәптән сигез журналист корбан булды.

Әфганстан башкаласы Кабулда шартлауда сигез журналист, шул исәптән Азатлык/Азат Европа радиосының (RFE/RL) ике хәбәрчесе һәлак булды. Әлеге хәбәрне радионың әфган редакциясе раслады. Элегрәк France Press агентлыгы үз фотографының һәлак булуын белдергән иде.

Кабулда әлеге террор һөҗүме нәтиҗәсендә барлыгы 29 кеше корбан булган. 20 минут тирәсе вакыт аралыгында Әфганстанның күзләү идарәсе офисы һәм төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы янында ике шартлау була. Беренче очракта мотоциклда килгән интихарчылар һөҗүм иткән, икенче бомбаны шартлатучы үзен журналист дип таныштырган булган.

22 апрель Кабулда сайлаучыларны теркәү урынында шартлауда 60 кеше һәлак булды, кимендә 120 кеше яраланды.

XS
SM
MD
LG