Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте санкциядәге тауар әйләнеше өчен штраф кертергә җыена


Канун гамәлгә керсә, физик затларны өч мең сумга кадәр, юридик затларны 100 меңгә кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр.

Русиядә санкциядәге тауарны ташыган, саклаган, яңа тартмаларга тутырган, яңадан эшкәрткән, тамгалаган, саткан-алган өчен хөкүмәт штрафлар кертергә җыена. Бу хакта канун өлгесе Русия думасына тәкъдим ителгән.

Канун гамәлгә керсә, физик затларны өч мең сумга кадәр, юридик затларны 100 меңгә кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Бу канун үзләренә кулланырга сатып алган физик затларга кагылмаячак диелә.

15 май Русия думасы АКШның яңа чикләүләренә каршы канун өлгесен карый башлый. Әлеге канун өлгесе авторлары Кушма Штатларда җитештерелгән кайбер тауарларны, шул исәптән дару, авыл хуҗалыгы тауарлары, тәмәке һәм хәмерне чикләүне тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG