Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Кырымда сайлау оештыручыларга карата чикләүләр кертте


Акъярда сайлау бүлеге, 2018 елның 18 марты
Акъярда сайлау бүлеге, 2018 елның 18 марты

Европа берлеге Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда 2018 елның 18 мартында президент сайлауны оештыруга катнашы булган биш кешегә чикләүләр кертте.

Чикләүләргә эләккән затларның исемлеге Еворпа шурасы сайтында урнаштырылган. Анда Кырым һәм Акъяр (Севастополь) сайлау комиссияләре җитәкчелеге кергән.

Украинаның бербөтенлеген бозу өчен барлыгы 155 кеше һәм 40лап ширкәткә чикләүләр кертелгән. Аларның активлары туңдырылган һәм бу кешеләргә Европа берлеге илләренә керү тыелган.

Украина президенты Петр Порошенко үзенең Facebook cәхифәсендә белдерүенчә, чикләүләр аның Франция президенты һәм Германия канцлеры белән очрашуыннан соң кертелгән.

Элегрәк Украина прокуратурасы Кырымда тавыш бирүне оештыручыларга карата җинаять эше ачкан иде. Сайлау оештыручыларны Украинаның бербөтенлеген җимерергә омтылуда һәм дәүләт хыянәтендә гаеплиләр. Русия Үзәк сайлау комиссиясе Украина җитәкчелегенең әлеге гамәлләрен "конструктив түгел" дип атады.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный.

12 мартта Европа берлеге Русиягә 2014 елда Кырым аннексиясе өчен кертелгән чикләүләрне тагын ярты елга озайтты. Мәскәү ярымутрауны аннексияләүне "тарихи гаделлекнең тергезелүе" дип атый.

XS
SM
MD
LG