Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "җавап чикләүләр" турында канунны имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин АКШ һәм башка чит дәүләтләр чикләүләренә җавап чаралар күрү турындагы канунны имзалады.

Дүшәмбе документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Канунның максаты - "АКШ һәм башка чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләреннән саклану".

Документка беренче укылыштан соң берникадәр үзгәрешләр кертелде. Канунда чикләүләр кертеләчәк тауарлар, өлкәләр һәм хезмәтләрнең конкрет исемлеге юк. Шулай итеп, Русиягә чит илдән дарулар кертүне тыю нормасы кабул ителмәде. Чикләүләр кагылачак тауарлар исемлеген хөкүмәт билгеләячәк.

"АКШ һәм башка чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләренә каршы тору турындагы" канун өлгесе Русия думасына апрельдә кертелгән иде. Документның беренче редакциясендә АКШ һәм "дус булмаган" башка илләрдән Русиягә авыл хуҗалыгы тауарлары, чимал, азык-төлек, хәмер, тәмәке һәм Русиядә аналогы булган дарулар кертү чикләнә диелгән иде. Исемлектә медицина техникасы да бар иде. Хәйрия оешмалары депутатларга дарулар һәм медицина җиһазларын тыелган исемлеккә кертмәүне сорап мөрәҗәгать белән чыкты.

XS
SM
MD
LG