Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия декларациясе милләтләр үсешенә юл ачмады"


Хәтер көне, 90нчы еллар
Хәтер көне, 90нчы еллар

1990 елның 12 июнендә Русиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Бу документ Русиядәге халыкларга нәрсә бирде? Шул хакта милли хәрәкәт ветераны фикерләрен белештек.

12 июнь Русиядә бәйрәм көне санала. Бу көнне 1990 елда Русиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Хәзер бу көн "Русия көне" дип бәйрәм ителә. Русиянең дәүләт суверенитеты турындагы декларация бу илдә яшәүче урыс булмаган халыкларга үсеш һәм демократия китердеме?

Шул хакта Чаллы татар милли хәрәкәте ветераны Фаик Таҗиев фикерләрен белештек. Русия үз бәйсезлеге турында декларация кабул иткән чорда Фаик әфәнде татар милли хәрәкәте вәкиле иде. Сез үзегез һәм сезнең тирәдәге кешеләр Русия бәйсезлеген ничек кабул итте, дигән сораудан башладык.

Фаик Таҗиев
Фаик Таҗиев

"Әйе, 12 июнь көнне РСФСР Югары советы тарафыннан РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Документларда нәкъ шулай дип язылды. СССР дигән империянең башында торган, умыртка сөяге булган Русия кемнән, нинди бәйсезлек, суверенлык ала, без менә шуны аңлый алмадык. Бу "суверенлык"ны башка илләрдә дә аңлаучылар булмады кебек. Монда шушы чара белән урыс халкын берләштерү идеясе дә яткандыр", дип саный Фаик әфәнде.

Фаик әфәнде сүзләренчә, аның үзендә суверенлык юлына баскан Русия демократик юлдан китеп үсеш алыр, башка милләтләргә дә шул юнәлештә барырга мөмкинлек тудырыр, дигән уйлар булган, ләкин аларның гомумән тормышка ашмаячагы ачыкланган.

"Татар милли хәрәкәте Татарстандагы, Русиядәге татарларның тарихи, милли-мәдәни үсешен 12 июнь декларациясе белән тәэмин итеп булмаячагын аңлады. Шуңа татар җәмәгатьчелеге басымы астында 1990 елның 30 августында Югары шурада Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителде", дип искә ала Таҗиев.

90нчы елларда милли хәрәкәт активистлары
90нчы елларда милли хәрәкәт активистлары

Фаик әфәнде фикеренчә, шушы 28 ел эчендә Русия җитәкчеләре Татарстанның ил тормышында мөһим урын тотуын, татарның электән дәүләт тоткан халык булуын аңлап эш йөртергә тиеш иде. "Чынлыкта шушы 28 ел эчендә үзем дә, милли хәрәкәтнең башка вәкилләре дә Русиядә урыс булмаган халыкларның хокукларын яклауны, яклау турындагы сүзләрнең һәм кануннарның үтәлешен күрмибез", ди ул.

Русия декларациясенә 28 ел. Шуның 18 елында Русия хакимиятендә Путин һәм аның тарафдары Медведев утыра. Март аенда Путин тагын алты елга президент итеп сайланды. Хәзер аңа президентлык вазифасын үлгәнчегә кадәр тапшыру турында сүзләр куертыла. Әлегә Русияне Путинның алты еллык идарәсе көтә. Шушы чорда Русиядә демократия чалымнары, халкының яхшырак яши башлавы күзәтелергә мөмкинме? Фаик әфәнде фикеренчә, моңа өмет юк.

Фаик Таҗиев, 90нчы еллар
Фаик Таҗиев, 90нчы еллар

"Кызганычка каршы, алдагы алты ел моңарчы булган 18 еллык идарәнең дәвамы гына булачак. Хакимият җәмәгатьчелек эшчәнлеген күзәтүне тагын да кырыслатачак. Урыс булмаган халыкларның телләрен саклауга, демократия ягына үсеш булуга өметем юк. Алга таба Русиядә аерым кешеләр генә түгел, тулы милләтләр һәм халыклар маңкортлашырга мөмкин", дип саный ул.

Татар мәгарифе кысыла. Урыс матбугаты бу хакта дәшми яки үз ягына бора. Әйтик, Латвиядә урыс теле кысыла, дип чаң суга. Бу күренешкә карата әңгәмәдәшебезнең үз фикере.

"Латвия хөкүмәте латыш телен саклау өчен дөрес юлдан бара. Чөнки дәүләт кечкенә, халкы аз. Бу илнең кешеләре заманында сөргенгә җибәрелде. Алар урынына СССРдан урыс кешеләрен керттеләр. Күбесе хәрбиләр иде. Дистәләрчә еллар буе алар Латвиядә яшәсә дә, латыш телен өйрәнергә теләмәде. Андагы урыслар төп халык түгел бит. Шуны белә торып, урыслар үз телләрен дәүләт теле итмәкче була. Ә Русия үзендә татар һәм башка милләтләр телләрен санга да сукмый", дип борчыла Фаик әфәнде.

Аның фикеренчә, Латвиядәге вазгыять татарлар белән булган очрактан нык аерыла. "Татар үз тарихи җирендә яшәп шушы хәлгә калган. Латвиягә килгән урыс мигрантлары үз телләрен өстен итәргә омтыла. Бу дөрес түгел. Мәскәү Русиядә татар, башкорт һәм башка телләрнең кысылуын күрмәмешкә салына. Аерым чиновниклар милли телләргә карата бик мәкерле эш йөртә", дип саный Чаллы татар милли хәрәкәте ветераны Фаик Таҗиев.

XS
SM
MD
LG