Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Галимова: Тел мәсьәләсендә Мәскәү Татарстанны ишетте


Татарстан туган телләрне өйрәнү мәсьәләсендә федераль үзәк белән "позитив сөйләшүләр" нәтиҗәсеннән канәгать. Бу хакта Татарстан президентының рәсми вәкиле Лилия Галимова белдерде.

14 июнь брифинг вакытында милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы канун өлгесе турында сүз чыккач, Галимова республика җитәкчелеге "уңай тенденцияне күрә" һәм "бик яхшы диалог барганы турында белдерә ала" диде.

Лилия Галимова
Лилия Галимова

"Дәүләт шурасы депутатларының мөрәҗәгатенә колак салдылар, без моңа бик рәхмәтле. Әлеге мөрәҗәгать нәтиҗәсендә Русия президенты идарәсендә киңәшмә узды. Анда Татарстаннан сайланган Дума депутатлары да катнашты. Беләсездер, әлеге мәсьәләне президент идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко шәхсән үзе контрольдә тота. Бүгенге көндә барлыкка килгән диалог, башкарылучы эш безнең тарафтан оптималь, яхшы санала", диде Лилия Галимова брифингта.

Русия халыклары телләре мәктәп програмының мотлак өлешендә булырга тиеш дигән Татарстан фикерен ишеттеләр, диде ул.

"Ә инде нинди телне өйрәнү - анысы һәркемнең үз ихтыярында. Бу бик дөрес алым. Ихтыярилык саклана. Монда бернинди дә сораулар юк. Шуңа күрә без мондый яхшы, конструктив, позитив диалог баруына шатбыз" дип төгәлләде фикерен Галимова.

Элегрәк Татарстан җитәкчелеге милли телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесе җәмгыятьтә "низаг тудырырга мөмкин" дип санавын белдергән иде.

Апрельдә Русия думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте. Өлгедә милли телләрне укыту Русиянең дәүләт теле булган урыс телен өйрәнүгә зыян китермәскә тиеш диелә.

Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, хакимиятләре дә каршы чыкты.

Документ Русия думасында 19 июнь каралачак. Медиада аның икенче укылышка тәкъдим ителгән ихтимал тексты чыкты. Хәбәр ителүенчә, ана телләре уку програмының мәҗбүри өлешендә кала, ләкин туган телләр рәтенә урыс теле дә кертелә.

XS
SM
MD
LG