Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда золым корбаны, шагыйрь Эшреф Шемьи-задены искә алдылар


Эшреф Шемьи-заде (1908-1978)
Эшреф Шемьи-заде (1908-1978)

21 июнь Кизләүдә кырымтатар шагыйре Эшреф Шемьи-заденың 110 еллыгына багышланган чара узды. Шагыйрьне искә алучылар аның золым корбаны, халкының тугры улы булганы хакында сөйләп, аңа һәйкәл куярга тәкъдим иттеләр.

Чара Кизләүнең үзәк урыннарының берсендә урнашкан Эшреф Шемьи-заде туган йорт каршында узды. Мәскәүдән махсус килгән шагыйрьнең улы профессор Айдын Шемьи-заде әтисенең нәселе, туганнары, тормыш юлы хакында сөйләде. Җирле кырымтатар мәктәбе укучылары шигырьләр укып, кечкенә концерт бирделәр, АКШтан килгән җырчы Урие Керменчикли, шәһәрдә яшәүче кырымтатарлар чыгыш ясадылар.

Шагыйрьгә багышланган чара Акмәчеттә дә узды. Монда чыгыш ясаучылар арасында Төмәннән килгән галимә Хәнисә Алишина да катнашты.

1908 елда Кизләүдә туган Эшреф Шемьи-заде гомер буе кырымтатар әдәбиятына, теленә, халкының якты киләчәгенә хезмәт итте. Аның шигърияте XX гасыр кырымтатар шигъриятенә юнәлеш билгеләде.

1927 елда "Козь айдын" яшьләр журналы редакторы була, шул ук елда кырымтатар телен гарәп графикасыннан латинга күчү комиссиясе сәркәтибе итеп билгеләнә.

1931 елда аның исеме Зур совет энциклопедиясенә кертелә. Ләкин алда аны якты киләчәк түгел, а золым, 25 елга утыртулар, НКВД зинданнары көтә.

1937 елда аны буржуаз милләтчелектә гаепләп Иркутскига сөрген ителәр, ләкин дәлилләр җитмәү сәбәпле 1944 елның 17 маенда иреккә чыгаралар. Икенче тапкыр аны Үзбәкстанда 25 елга ирегеннән мәхрүм ителәр, ул 8 ел утырып 1954 елда иреккә чыгарыла.

Дистәләрчә китаплар авторы, тагын 24 ел Үзбәкстанда яшәп иҗат итә. 1978 елда Мәскәүдә операциядан соң вафат була. Кырымтатарларны Кырымга җибәрмәгән ул вакытларда кырымтатар халкы вәкилләре, ике улы аның васыятен үтәп аны Кырымга кайтарып җирли.

2008 елда Кизләүдә кырымтатар активистлары Эшреф Шемьи-заде яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырды. Кырымтатар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең 100 еллыгына Кизләүдә аңа һәйкәл куярга сорап шәһәр хакимиятләренә хатлар язса да, ул әлегәчә куелмаган.

XS
SM
MD
LG