Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Салават Юлаевны милли каһарман итеп күтәрделәр, ә Бәхтияр Канкаев онытылды"


"Түгәрәк уен" фестиваленнән күренеш
"Түгәрәк уен" фестиваленнән күренеш

Төбәкләрдә тел дә югала, милли тормыш та сүнә бара. Торган саен милли үзенчәлекләрне саклау да авырлаша. Бу нисбәттән белгечләрнең берәмтекләп татар авылларының фольклор үрнәкләрен җыюы, аларны халыкка танытуы, авылларга җан өрүе белән чагыштырырга мөмкин. "Түгәрәк уен" татар фольклор фестиваленә быел 10 ел тула. Азатлык бу өлкәдәге проблемнар, казанышлар турында сөйләште, милли ядкарьләрнең сакланышы, нинди ачышлар ясалганы турында кызыксынды.

Бүген – 28 июнь көнне Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы авылында X Бөтенрусия татар фольклоры фестивале башланып китә. Бу юлы анда 500-дән артык кеше катнаша. 1 июль исә гала-концерт. Фестивальнең әһәмияте, мәгънәсе, аның ачышлары турында Азатлыкка оештыручыларның берсе, “Түгәрәк уен” журналы баш мөхәррире, шагыйрә Илсөяр Иксанова сөйләде.

– “Түгәрәк уен” буш җирдә барлыкка килгән чара түгел. Ул татар дөньясындагы нинди проблемнарны чишү өчен оештырылды? Фестиваль максатларына иреште дип әйтә алабызмы?

– Фестивальне Татарстан мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештырды. Үзәкнең мөдире Фәнзилә Җәүһәрова әле Фольклор үзәге төзелгәндә үк мондый фестивальне булдыруны күз уңында тоткан дип уйлыйм. Фольклорчы галим буларак, экспедицияләрдә йөргәндә халык арасында никадәр байлык барлыгы ярылып ята бит, ул җәүһәрләрне ниндидер юллар белән дөньяга чыгарырга кирәк иде.

Фестиваль башланып киткән елларда иҗат төркемнәре репертуарында фольклор материалы бик ярлы, фольклорны үзешчән сәнгать белән бутау киң таралган иде. Менә дистә ел дәвамында фестиваль кысаларында үткәрелеп килгән остаханәләр орлыкны кибәктән аерырга өйрәтте дип әйтергә була.

Беренче фестиваль Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы авылында булды. Анда барлыгы 17ләп иҗат төркеме катнашты. Жюри рәисе Айдар Фәйзрахманов иде. Әле дә хәтерлим, ул бу – беренче һәм соңгы фестиваль булыр, мөгаен, диде, бу чараның яшәп китәренә ышанып җитмичә. Шул чакта ук Фәнзилә Җәүһәрова, фестиваль бар һәм булачак, дип кистереп әйтте. Менә быел унынчы фестиваль үткәрелә. “Түгәрәк уен”га нәрсәгә кирәк инде бу уен-бию дип кенә карарга ярамый. Аның максаты үтә тирән мәгънәле – халкыбызны бер түгәрәккә бастырып, берләштерү. Әйтик, себер татарлары, мишәрләр арасында без аерым халык дигән фикерләр дә ишетелгәләгән чаклар булды. Керәшен татарлары арасында бу фикер бүген дә яши һәм тирәнәя бара. Бу үзе аерым зур проблем. Менә шушындый шартларда фестиваль татарны иң элек үз-үзенә танытты. Без төрле этник төркемнәрдән тоган зур бер халык!

– Хәзерге көндә безнең мөмкинлекләребез ни дәрәҗәдә? Чөнки фольклор үрнәкләрен белгән өлкән буын китә бара, телне белүчеләр дә кими.

Яшьләрне үзебезнең тамырларыбыз турында уйланырга этәрү шулай ук фестивальнең бер казанышы

– Яшьләрне үзебезнең тамырларыбыз турында уйланырга этәрү шулай ук фестивальнең бер казанышы. Беренче фестивальләрдә әле Кичке уенга олылар чыга, яшьләр читтә карап тора иде. Хәзер Түгәрәк уенны яшьләр оештыра, олылар сокланып һәм куанып карап тора.

Соңгы елларда балалар фольклоры аерым номинациядә билгеләп үтелә башлады. Фестиваль ул ансамбльләрне зур дөньяга да чыгарды. Әйтик, Төмән өлкәсе Төмән районының Шыкча авылыннан “Шытыр-шатыр” балалар фольклор ансамбле Италиядә узган халыкара фольклор фестивалендә гран-при яулап кайтты. Җитәкчеләре Гаяз Абдуллин теләсә нәрсәдән музыка уен коралы ясый ала торган оста куллы кеше. Хәтта утын пүләнен дә музыка уен коралына әйләндерә ул. Фестивальдән соң итальяннар боларның уен коралларын тел шартлатып, тотып-тотып карап шаккаткан. Үзләре борынгы скрипкаларны саклаган. Музыка уен кораллары музеендагы гаҗәеп нәфис скрипкаларны барып күргәннән соң, Гаяз эшләгән музыка уен коралларына итальяннарның ник шулкадәр исләре киткәнен аңлаганнар инде...

Илсөяр Ихсанова
Илсөяр Ихсанова

Фольклор ансамбльләренең елдан-ел арта һәм эчтәлек ягыннан байый баруы да – фестивальнең нәтиҗәсе. Ул безнең мөмкинлекләрне күрсәтә. Әйтик, “Түгәрәк уен” Пермьдә узасы елны Гүзәл Хәмзина җитәкчелегендә “Гүзәл Чулман” дигән яшьләр бию ансамбле оешты. Пермьдә фестиваль үткәнгә, кирәк булганга гына барлыкка килгән ансамбль фольклорга шулкадәр кереп китте, үзләре экспедицияләр оештырып, бу якларда яшәүче Ирен-Сылва татарларының фольклорын өйрәнеп, хәтта костюмнарын торгызып алдагы фестивальдә гран-прига лаек булдылар. Быел инде Октябрь районы фольклорын өйрәнү өчен экспедицияләр оештырдылар. Нәтиҗәсен фестивальдә күрербез дип өметләнәм. Татар костюмын күзаллавыбыз да ярлы бит безнең: татар костюмы ул ак җирлеккә чәчәкләр чигелгән алъяпкыч һәм бала итәкле күлмәк дип уйлыйлар. Алай гына түгел шул. Төбәккә карап тукыма да, бизәкләр дә үзгәрә. Әйтик Свердлау өлкәсе Түбән Сырга районындагы татар авыллары бүген дә үзләренә генә хас каю үрнәкләрне саклап киләләр. Төсләр гаммасы да бөтенләй башка, нигездә кара, кызыл җирлекләр. Аракай авылының танылган “Сәрдария” ансамбле үзенчәлекле репертуары белән генә түгел, күз явын алырлык костюмнары белән дә таң калдыра. Юкка гына беренче фестивалебезнең гран-при ияләре булдымени алар!

Самара өлкәсенең Камышлы районы Ярмәк авылында эшләп килүче “Ак каен” ансабле үзләренеке генә дип саналган “Ярмәк вагы” биюе белән танылды. Татар биюе нәрсә дигәндә дә күзаллавыбыз шактый тар. Сәхнәгә менгән биюләребез бертөрлерәк. Фестивальдә исә халык арасында әлегә өйрәнелмәгән биюләрнең шактый булуы беленде. Традицион мәдәниятне үстерү үзәге фестивальдәге чыгышларның видеоязмаларын җыеп бара. Экспедицияләр вакытында да халык арасындагы аерым биючеләрдән гаҗәеп үрнәкләр теркәлеп кала. Киләчәктә хореографлар өчен тиңсез хәзинә бит болар!

Аннан килеп, күпме уен коралларыбыз торгызылды. Мәсәлән без татар гөсләсе дигән уен коралын оныткан идек инде. Мари Илендә яшәүче музыкант Гәрәй Мәгъсүмҗанов әлеге уен коралын өйрәнеп, яңадан торгызды. Гөсләчеләр ансамбле оештырды, үз куллары белән гөсләләр ясады. Быел фестивальнең юбилей елында ул җиңүчеләргә ике гөслә бүләк итәргә җыена.

– “Түгәрәк уен” Кулаткыдан башланган, быел Кулаткыга әйләнеп кайта. Ун елда географиясе киңәйдеме?

– Кырымга кадәр барып җиттек. Төмән, Екатеринбур, Пермь, Самар, Казан, Мари Иле кабул итте фестивальне. Унынчы фестивальне Кулаткыда үткәрү фестивальнең матди яктан да, рухи яктан да таянычы – Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев шәхесе белән бәйле.

– Читкәрәк киткән саен татарлар ничек үзгәрә? Аларны бигрәк тә нинди проблемнар борчый?

Татарстанның үзендә татар мәктәпләре бетә барганда, читтән нәрсәдер өмет тә итә алмыйбыз

– Читкәрәк киткән саен фольклор ныграк сакланган. Тирәнтен эзләнәләр. Бездә исә бу җәһәттән югалтулар шактый. Моның, әлбәттә, тарихи сәбәпләре дә бар. Себер, Урал якларында фольклор бигрәк тә көчле. Тел мәсьәләсендә хакыйкатьне Фәүзия Бәйрәмова күптән әйтә килә: Уралның аръягында инде татар теле юк дип санарга була ди ул. Әле 60нчы елларда ул якларда татар телле мәктәпләр булган. Хәзер татар авылларында татар мәктәпләре юк шул инде. Татарстанның үзендә татар мәктәпләре бетә барганда, читтән нәрсәдер өмет тә итә алмыйбыз. Кайбер җирлекләрдә татар телен укытуга мөмкинлек тә бар, татар теле укытучылары юк диләр.

Казан федераль университеты татар теле укытучыларын әзерләүне киметте. Элек Себер яклары мәктәпләре өчен Тубыл университеты татар теле укытучыларын әзерләсә, хәзер анда да татар теле укытучылары әзерләнми. Тел җәһәтеннән киләчәгебез борчылырлык. Аны язучылардан гына да күзаллап була. Элек чит өлкәләрдә туган татар язучылары шактый булса, хәзер төбәкләрдә татар фамилияле урыс язучыларын гына очратып була. Бер Башкортстаннан гына татар язучылары чыга.

– Быелгы фестивальнең үзенчәлеге нинди?

Үзенчәлекләр турында фестиваль үткәннән соң гына сүз алып бару мөмкин булачак. Бер үзенчәлеге: гала-концерт Сабантуй форматында, мәйданда оештырылачагын гына әйтә алабыз. Кыскасы, сюрпризлар күп булачак.

"Түгәрәк уен" журналлары
"Түгәрәк уен" журналлары

– “Түгәрәк уен” журналы фольклор җәһәтеннән нинди ачышлар ясады?

– Журнал – фестивальнең иң зур казанышларының берсе. Ул 7 ел элек кенә оешты. Без аны мәглүмати-популяр басма дип билгеләдек. Бүгенге көндә басма үзенең укучысын тапты дип уйлыйбыз. Халык авыр кабул итәр инде дип уйлаган язмаларга да кайтавазлар язалар. Журналны баеткан, моңа кадәр беркайда да басылмаган, яңалык булырлык язмалары өчен академик Марсель Әхмәтҗановка, Лобачевский исемендәге китапханә хезмәткәре Рәйсә Шәрәфиевага бик рәхмәтле без. Этномузыколог Илгиз Кадыйров гаять кызыклы музыкаль фольклор үнәкләре белән басмабызны баетты.

Патша гаскәрләре авыл халкын кылычтан үткәрә, авылны ут төртеп яндыра

Басмабызның табышлары җитәрлек. Берсен генә искә төшерик. Журналны оештыручыларның берсе, һәрнәрсәнең төбенә төшеп эзләнүчән Гөлсинә Хәмидуллина “Татар халык иҗаты” басмасыннан Бәхтияр Канкаевка кагылышлы риваятьне табып алды. Аны фольклорчы галим Рәшит Ягъфәров Свердлау өлкәсенең Түбән Сырга авылы Шәкүр авылыннан язып алган икән. Риваятьтә сүз яндырып юкка чыгарылган Гөбе авылы турында бара. Пугачев явы вакытында милли-азатлык көрәшенә күтәрелгән полководец Бәхтияр Канкаев эзәрлекләүләр башлангач яраткан кызы Фатыйма яшәгән Гөбе авылында качып ята. Аны эзләп килгән патша гаскәрләре Канкаевны таба алмагач авыл халкын кылычтан үткәрә, авылны ут төртеп яндыра. Бер генә кеше качып исән кала һәм якын тирә авылларга барып, бу коточкыч вәхшилек турында хәбәр итә. Якын-тирә авыл халкы килеп мәрхүмнәрне күмә. Һәм, әлеге вәхшилек халык хәтереннән җуелмасын өчен, ел саен “Җауга бару” җыены үткәрә башлый. Аны "Җуа җыены" дип тә йөртәләр, чөнки халык бу тирәгә элек-электән җуа – кыр сарымсагы җыярга йөри торган булган. Бу җыен Икенче дөнья сугышына кадәр дәвам итә, сугыш елларында онытыла.

Без кызыксынып китеп, шушы риваятне белүчеләр юкмы дип, Аракай авылы кешеләре белән элемтәгә кердек. Ниһаять, шушы урынны белгән аучы Шакир абый барлыгы турында хәбәр килеп иреште. Аракайга киттек. Шакир абый безне үзенең машинасында әлеге авыл урынына алып китте. Турыга барсаң, ике авыл арасы 20 чакрымлап булыр иде, әмма юл беткән, кырларны агач баскан, без 130 чакрым юл үтеп югалган авыл урынына килеп җиттек. Бу җирдә авыл булганлыгы беленә, йорт урыны калкулыклар булып калган, бакча артында әле дә карлыганнар үсә. Менә шулай итеп без тирәнгә яшерелгән Гөбе авылы тарихына, аңа бәйле рәвештә татар каһарманы Бәхтияр Канкаевка кагылышлы күпмедер мәгълүмат таптык. Юкса бит Пугачев түнтәрелешенә бәйле Салават Юлаевны гына беләбез. Аннан башкортлар милли каһарман ясады. Ә безгә Канкаевның кайда җирләнгәнлеге дә мәгълүм түгел...

Хәзер Аракай татар милли-мәдәни үзәге мөдире Салават Гобәев тырышлыгы белән бу җыен яңадан торгызылды.

***

“Түгәрәк уен” – Русиядә татарларның аутентик фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль-бәйге. Бәйгедә жюри 7 номинациядә җиңүчеләрне билгели. Болар – “Иң яхшы вокалчы”, “Иң яхшы вокал төркеме”, “Бәетләрне һәм мөнәҗәтләрне иң яхшы башкаручы”, “Традицион музыка уен коралларында уйнаучы иң яхшы төркем”, “Иң яхшы фольклор-этнография төркеме”, “Иң яхшы фольклор-хореография төркеме”, “Балаларның иң яхшы фольклор-этнография төркем” (10 яшьтән 14 яшькә кадәр).

XS
SM
MD
LG