Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казандагы капсула отельдә үземне поезд купесындагы кебек хис иттем"


Казандагы капсула кунакханәсе
Казандагы капсула кунакханәсе

Татарстан башкаласына барырга дигән фикер кинәт килде. Башка әзме-күпме уңайлы урыннар калмагандыр инде дип, сайтларыннан табып, Сул Болак урамында ике атна элек кенә ачылган кечкенә хостелга килеп төштек.

Балаларның капсулада яшәп карыйсы килде. Бәяләре дә тешләми кебек күренде. Бирегә килеп керүгә – йолдызлары булмаса да, Төркия кунакханәләрендәгечә хуш исләр килеп китте, бар әйбер дә өр-яңа. Үзләре бигрәк тыйнак: сайтларында шәһәр үзәгеннән ике чакрым дип күрсәтелгән. Миңа калса, иң тарихи үзәге бит инде: тәрәзәдән Кирмән, Цирк күренә, Бауман урамы, театрлар – барысы да кул астында гына. Аңа карасаң, Азино якларындагы Чишмәледә урнашкан икенче бер отель – сайтларында "үзәккә 5 минут барасы" дип язарга оялмаган.

Бәяләре – ат бәясе ук түгел, әмма бер урын өчен бер төнгә 1700-2000 сумны чыгарып бирү дә аз түгел. Бу бәягә бер диван һәм телевизор туры килә. Дөрес, бушлай интернет, душ, ашарга пешерү мөмкинлеге бар, кер юу машинасы, кәһвә машинасы да бар. Алары барлык кешеләр өчен бер урында урнашкан. Коридорның ике башында бәдрәф һәм юыну урыны каралган. Барлыгы 46 кеше сыярлык 10 номер. Хатын-кыз, ир-атныкы аерым. Иң арзан бәяләр – гомум номерда: 1600-1700 сум. Әйе, андыйлар да бар. Анда хатын-кызлар һәм ир-атлар бергә урнаша.

Чиста, пөхтә. Әле кичә генә Колумбия такымы җиңүеннән соң җанатарлар күбесе туган якларына кайтып китте диделәр. Артларыннан шунда ук җыештыру эшләре кайный. Отельдән һава аланына трансфер аерым бәягә каралган. Хезмәткәрләрен интернет битләрендә бик мактаганнар – безгә дә алар ачык күңелле, эш кортлары булып күренде.

Ресепшндагы туташ инглизчә белеп бетерми булса кирәк, чит ил егете белән тәрҗемәче аша аралашып маташа иде. Велосипедлар арендасы дигән уңайлы хезмәт күрсәтү дә бар. Австралия, Боливия, Колумбия кунаклары бик ошатканнар бу урынны.

Бүгенгә сайтларында хатын-кызлар өчен 20 дүрткел метрлы номерда бер урын 1000 сумга тәкъдим ителә – бу иң эконом вариант. Дөрес, футбол уены булмаячак көнне. Бүлмәләрдә вентиляция, урамда – машина кую урыны бар. Тәмәке тарту тыела.

Безне кызыксындырган капсула исә, мәйданы белән бик җыйнак булса да, бәясе гаиләбез кесәсенә кыйммәткәрәк төште: “гаилә номер-капсуласы”нда бер тәүлек чамасы вакыт уздыру – 6 мең сум. Кысан әлбәттә, үземне поезд купесындагы кебек хис иттем – клаустрофобиядән интегүчеләр өчен яхшы вариант түгел. Хәер, монда кунарга гына кайттык.

Номерга керү – 12дән соң, икенче көн 10га кадәр бушатырга кирәк. Чемпионат бетүгә хәтта тәүлегенә 700-800 сумга урнашу да мөмкин булачак дип вәгъдә иттеләр.

Гөлбикә Әхмәтҗанова
Казан

Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG