Электрон мәгълүматлы чит ил паспорты өчен 3,5 мең сум урынына 5 мең сум түләргә кирәк булачак. 14 яшьтән кече балалар өчен паспорт бәясе 1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр артты.
Машина йөртү өчен яңа төр таныклык моңа кадәр ике мең сум торган булса, хәзер ул өч мең сум булачак. Транспорт чарасын теркәү пошлинасы 800 сумнан 1500 сумга кадәр артты.
Бәяләрне арттыруны эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән иде. Яңа төр документлар ясау федераль бюджеттан зур чыгымнар таләп итә диелде.
Апрельдә бу үзгәрешләрне Русия хөкүмәте хуплады. Июньдә Русия думасы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте.