Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Джонсон Британия тышкы эшләр министры вазифасыннан китте


Борис Джонсон
Борис Джонсон

Британия тышкы эшләр министры Борис Джонсон вазифасыннан китте. Ул илнең Европа берлегеннән чыгу мәсьәләсендә британ премьер-министры Тереза Мэйның сәясәте белән килешмәвен белдерде.

Джонсон урынына кем билгеләнүе турында әлегә хәбәр ителми.

7 июльдә The Times газеты премьер-министр аның Европадан чыгу планы белән килешмәсә, Джонсонны һәм башка министрларны эшеннән алачак дип язган иде.

Дүшәмбе шулай ук Британиянең Европа берлегеннән чыгу мәсьәләләре министры Дэвид Дэвис премьер Тереза Мэй сайлаган "йомшак Brexit" стратегиясе белән килешмичә вазифасыннан китте.

Дэвис китү турындагы гаризасында "әлеге тенденция" нәтиҗәсендә Британиянең таможня берлегеннән һәм гомум базардан чыгу шанслары "кимегәннән кими", дип яза.

XS
SM
MD
LG