Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стрелковая бистәсендә яшәүче кырымтатарларны тикшерү комитетына чакыра башлаганнар


Эрлан Азизов (уңнан икенче) 2 август Стрелковая бистәсендә каршылык чарасында

Стрелковая бистәсендә яшәүче кырымтатарларга җир мәсьәләсендә җитәкчелек итүче Эрлан Азизовны тикшерү комитетына чакырганнар.

"Бу хакта миңа шалтыратып әйттеләр, мин чакыруны почта аша җибәрегез дидем, ләкин алар килеп тапшырачакларын белдерделәр. Имеш, безнең 3 август шәһәр администациясенә очрашуга килуебезне алар санкцияләнмәгән чара дип бәяли һәм мине җавапка тартмакчы булалар. Тагын кайсы активистларны чакырачакларын әлегә белмим" диде Эрлан Азизов Азатлыкка.

6 август Акмәчет шәһәр администациясендә булган очрашуда шәһәр хакимияте, "Акура" төзелеш ширкәте һәм Стрелковая бистәсендә яшәүче кырымтатар активистлары җир мәсьәләсен сөйләшеп хәл итәргә килешсә дә, 7 август очрашуына хакимият вәкилләре килмәгән.

БУ ТЕМАГА: Кырымтатар активисты протест йөзеннән үзенә ут төртте

Төзелеш компаниясе вәкилләре исә, без бары тик төзелгән йортлар өчен компенсация түләүне генә вәгъдә иттек, җир мәсьәләсен шәһәр хакимияте хәл итсен дигәннәр. Кырымтатар активистлары моның белән риза булмаганнар.

Шәһәр хакимияте белән 8 августка килешенгән очрашу 9 августка күчерелгән.

"Бу мәсьәләне төзелеш компаниясе түгел, ә шәһәр хакимияте хәл итәргә тиеш. Ни өчен хакимият без анда хаксыз яшибез дип сөйли? Бирсеннәр мәхкәмәгә, анда хаксыз яшәгәнебезне расласыннар, аннан мәхкәмә приставлары килеп йортымны җимерсеннәр. Ә алар вакыт сузып бистәдә төзелеш эшләрен башлап җибәрде. Икенче яктан безнең кырымтатар активистларын тикшерү комитетына чыкырып, хәрәкәтебезне башлыксыз калдырып, халыкны бу җирдән куарга әзерләнәләр. Җирле хакимиятләр белән көрәшеп без нәтиҗәгә ирешмәячәгебезне дә аңлыйбыз. Димәк, без тышкы дөньяга чыгарга мәҗбүр булачакбыз. Безнең бу җиргә хакыбыз бар", диде Эрлан.

Стрелковаяда яшәүче кырымтатарларны элек яклаган Фазыл Ибраимов Мәскәүгә барып пикет үткәрергә җыенганын белдергәннән соң, 15 март сак астына алынган иде. 19 июль кичендә ул өй сагына күчерелде.

Стрелковая бистәсендә кырымтатарлар 2006 елдан бирле йортларын рөхсәтсез төзеде. Кырым Украина контролендә булганда, 2013 елда Кырым җир комиссиясе бу җирләрне хосусый йортлар өчен аерырга, кырымтатарлар йортларын канунлаштырырга карар итте. Бары Акмәчетнең генераль планына үзгәрешләр кертәсе генә калган иде. Анда 13 меңләп кырымтатар урнашыр дип көтелде. Җирләрне кырымтатарларга бирү турында карарлар 2014 елның икенче яртысында чыгарга тиеш иде. Ләкин 2014 елның башында Русия гаскәр кертеп Кырымны басып алгач вазгыять башка якка борылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG