Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүгенге милли халәтебез совет чорыннан да яманрак


Чаллы, Хәтер көне, 1990 ел
Чаллы, Хәтер көне, 1990 ел

Хәтта коммунист җитәкчеләр, башлыча урыс шовинистлары булсалар да, татарларга һәм урыс булмаган башка халыкларның балаларына урыс телен "ата-аналар теләге" дигән уйдырма белән "ана теле" итеп тагуны канунлаштыруга барып җитмәделәр.

Егерменче гасыр азагына якынлашып килгәндә Балтыйк буе илләренең милли азатлык хәрәкәтенә ияреп Идел буе татарлары да күтәрелгән иде. 1988 елның 18 декабрендә Чаллы татар иҗтимагый үзәге оешкан булса, 1989 елның февралендә Казанда үткән татар Корылтае Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең уставын һәм програмын кабул итте.

Татар милли хәрәкәтенең активлыгына була 1990 елның 30 августында ТАССР Югары шурасы депутатлары республиканың суверенлыгы (бәйсезлеге) турында Декларация кабул итте. Шуннан соң 1992 елның 21 мартында суверенлыкны рәсми ныгытучы референдум үткәрелеп, шул ук елның 6 ноябрендә Югары шура Тататарстан Конституциясен кабул итте. Шушы документларга таянып Татарстан республикасында һәм Русиянең бүтән төбәкләрендә татар телендә гомуми белем бирүче мәктәпләр ачуга ирешкән идек. Мәсәлән, Чаллыда аларның саны гимназияләрне һәм лицейларны кушып 15кә җиткән иде.

Татарча белем бирүче мәктәпләр әкренләп яңадан урыс телендә укытуга күчтеләр

Татарча белем бирүче мәктәпләр Русиянең махсус вазифалы чиновниклары басымы астында һәм Татарстан президентларының яшерен фатыйхасы белән әкренләп яңадан урыс телендә укытуга күчтеләр. Янәсе, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар яки урыс мәктәбе дип балаларны аеруны күз алдына да китерә алмый. Минемчә, әлеге фикер Миңтимер Шәймиевнең дә, Миннехановның да үзләренеке булмаганга охшаган. Аларга мондый сүзләрне рәсми интервьюларда әйтергә Мәскәүдән еш кына Казанга килеп йөрүче үтә карагруһчыл бер хатын-кыз чиновник өйрәткән булырга тиеш дип саныйм мин. Шул кабахәт адәмне безнең җитәкчелек үзләре белән тиң дип күрделәр бугай. Бәлки ул Путин йомышчысы булганга аңардан шулай курыкканнардыр инде. Безнең республика җитәкчелегендә без шәхси суверенлыкка ирештек, ә калганы гел Русиянең үзәкнең путинчыл сәяси даирәләре кушканча хәл ителсә, бәлки тынычрак та булыр дип уйладылар, күрәсең.

Мәсәлән, бүген Чаллыда татар телендә белем бирүче бер мәктәп тә, бер балалар бакчасы да калмады. Чаллы мәгариф идарәсе татар телендә белем бирүне торгызу буенча Энгел әфәнде Фәттахов (Татарстанның элекке мәгариф министры - ред.) ясатып калдырган ниндидер "Юл карталары" барлыгы, идарәнең шул карта нигезендә һәр мәктәптә татар телендә белем бирүче берәр сыйныф булдырачаклары турында бервакыт матур гына сөйләп алдылар да, гадәттәгечә, барлык мәктәпләрне диярлек урыслашкан килеш калдырдылар. Чаллы мәгариф идарәсе татар телендә белем бирү мәсьәләсендә һәрвакыт алдашып килгәнгә, мәктәпләр эшчәнлеген татар җәмәгатьчелеге катнашындагы махсус комиссия тарафыннан даими рәвештә эшлекле тикшереп торырга кирәк иде дә бит. Әмма мәктәпләрнең мөстәкыйльлеген абсолютка әверелдергән Чаллы хакимияте бу гамәлгә карата еллар буенча саботаж ясап килде.

Татар халкының бүгенге милли халәте "каргалган" совет чорындагыдан күпкә аянычрак

Бүген татар халкының милли халәте "каргалган" совет чорындагыдан күпкә аянычрак. Чөнки коммунист җитәкчеләр, башлыча урыс шовинистлары булсалар да, татарларга һәм урыс булмаган башка халыкларның балаларына, урыс телен "ата-аналар теләге" дигән уйдырма белән "ана теле" итеп тагуны канунлаштыруга барып җитмәделәр.

Халкыбызның шактый күп өлеше сәяси вазгыятьнең тагын кире якка, безнең мәдәниятебезне, телебезне бетерү ягына үзгәрүен битараф кабул итә кебек. Икенче яктан карасаң, халыкның Русия хакимияте башбаштаклыгына каршы тору мөмкинлекләре дә юк дәрәҗәсендә бит.

Татарстан хакимияте үз идәрәсендә булган халыкларның милли мәнфәгатьләрен яклауда гаделлек, ягъни пропорция принципларына таянып эш итәргә тиеш иде. Гаделлек булганда, татар телендә белем бирүче мәктәпләр саны урысча укытучы мәктәпләр саныннан ким булмаска тиеш. Инде хәзер килеп туган шартларда да татар мәктәбе статусына ия булганнарында урыс телен укыту сәгатьләрен "стандартларда" каралганча чамасыз күп итеп планлаштырган очракта да, калган барлык предметлардан татарча белем биреп, татар телен, фән һәм әдәбият теле буларак саклап калырга мөмкин бит. Моны, "җөбегән" булмаганда, бүген дә оештырырга була әле.

ИМГӘТЕЛГӘН ҮЗАҢ

Татар халкының икенче мөһим проблемы булып милли үзаңының имгәтелгән халәттә калуы тора. Татарстан хакимияте, аның мәдәният һәм мәгариф министрлыклары татарның милли идеологиясен торгызу өчен тиешенчә эшли белмәделәр, дөресрәге, теләмәделәр дә шикелле. Мәсәлән, "Яңа гасыр" телеканалындагы "Таяну ноктасы", "Ком сәгате", "Кара-каршы" кебек татарча телетапшырулар совет хакимяте вакытындагыча "ни сезгә, ни безгә" гыйбарәсендә һәм мәгънәсендә, нинди максат белән тапшырылуы аңлашылмаган формада уздырылып килде.

Татар халкының тагын бер мөһим проблемы булып милли үзаңының имгәтелгән халәттә калуы тора

Халкымның массакүләм чараларда, бу чараларның мәгънәсен аңламаган килеш катнашуы да, күпчелекнең татар тарихын тирәнрәк өйрәнүгә омтылышы булмавы да, бүгенге дөнья сәясәтенең асылын аңламавы да милләтнең телен, мәдәниятен, динен, гомумән милли яшәү рәвешен саклап калуга киртә булып тора дип уйлыйм. Бу турыда әлеге язма кысаларында җәелеп фикер алышу мөмкин булмаганга, бер ханымның ихлас күңелдән, җаны әрнегәнгә язган шигыреннән ("Безнең гәҗит" №754) бер өзеккә генә тукталып китсәм, ул миңа ачуланмас дип уйлыйм.

...Алыйк әти, бабаларны,
Кертик тыгыз рәтләргә.
Мәңге үлмәс полк булдырыйк,
Бирешмик дәһшәтләргә.
Үтик горур мәйданнардан,
Бар дөнья таңга калсын.
Дошманнар терсәген тешләп,
Үчлек утында янсын!
Дөньялар булсын бик тыныч,
Күк йөзләре гел аяз,
Ватаным байрагы бии,
Җилләр исә, килде яз!

Татарлар этник мөселман булганга, гадәттә әрваһлар рухына Коръән сүрәләре укып дога кылалар. Ә "Дошманнар терсәген тешләп, үчлек утында" янса, дөньялар ничек итеп тыныч булыр икән? Бүтән илләрдәге халыклар безнең ил кешеләренең тынычлыгын күрсәләр, бәлки безгә карата дустанә мөнәсәбәттә булырлар иде. Бу халәттә бәлки сугыш та булмас, балаларыбызның аталары шунда үлеп, ятим дә, ач-ялангач та калмас иде. Халкыбызның саны да кимемәс, мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны үстерергә мөмкинлек булыр иде.

Аннары Гафаров әфәнденең "Русия тарихында татарлар" дигән язмасыннан бер өзек китерү дә урынлы булыр дип уйлыйм:

"Ни кызганыч, Русия империясендә татарларның иң куркыныч һәм беренче рәтләрдә сугышка керүлүренә аларның яхшы сугышчылар булуы гына түгел, ә аларны физик яктан юк итү сәясәте дә сәбәп була. Моны бер мисал белән раслыйсыбыз килә. 1735 елда патша сановнигы И.К. Кириллов мөселманлык белән көрәшү чарасы турынагы язмасында үзенең фикерен түбәндәгечә дәлилли: "Хотя по мало наряжены будут, однако же которое время там пробудут, вто жены без плода останутца, а кого убьют, тот вовсе не возвратица. Как исстари сию политику во всем государстве над татарами во время Швецкой и Польской и Турецкой войн делали, везде их перед войскав первых на пропажу посылали, вменяя в службу". ("Мәдәни җомга" №1185).

Татарның "Көзге ачы җилләрдә" дигән җырында "...безгә сугыш кирәкми" дигән сүзләр юкка гына түгелдер шул инде.

Фаик Таҗи
милли хәрәкәт ветераны, Чаллы

Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG