Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина иминлек хезмәте: Сүриядә "Вагнер" ширкәтенең 80 хәрбие һәлак булган


Русия хәрбиләре Сүриядә
Русия хәрбиләре Сүриядә

Украина иминлек хезмәте "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә ялланып Сүриядә сугышучы 80 кешенең һәлак булуы турында белдерде. Алар февральдә АКШ җитәкчелегендә коалиция һөҗүме вакытына үлгән диелә.

Украина махсус хезмәте сишәмбе чыгарган хисабында әлеге сугышта һәлак булган 50 кешенең шәхси мәгълүматын ачкан.

Элегрәк бу исемлек 41 кешедән тора иде. Бүген иминлек хезмәте анда тагын 9 исем кертте. Исемлектәге "вагнерчыларның" күпчелеге - русияләр, ләкин алар арасында Украинаның биш ватандашы, Молдова һәм Әрманстаннан берешәр ватандаш бар.

Оешманың матбугат хәбәрендә әйтелүенчә, һәлак булган ялланучыларның исемнәрен җәмәгатьчелеккә чыгармас өчен Русия махсус хезмәтләре "күп чаралар күргән". Алар арасында журналистларны куркыту, "вагнерчы" һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль челтәрләрдәге аккаунтларын чистарту да булган диелә.

Украина махсус хезмәтләре ялланып Сүриядә хезмәт итүче русияләрнең 80 проценттан артыгы элегрәк Донбасстагы сугышта катнашкан дип белдерә.

Русия дә, Коалиция җитәкчелеге дә әлеге хәбәргә карата фикер белдермәде.

2018 елның 7 февралендә Дейр-эз-Зореда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ялланучылары һәлак булган дип белдерелде. Ул вакытта АКШның Үзәк күзләү идарәсе җитәкчесе Майк Помпео Сүриядә американ хәрбиләре белән бәрелештә "берничә йөз урыс" үтерелде дигән иде. "Вагнер" югалтуларының рәсми саннары юк. Радио Свобода чыганаклары мәгълүматынча, корбаннар саны йөзләгән булырга мөмкин. Мәскәү һәлак булучылар берничә генә дип белдерә.

XS
SM
MD
LG