Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда милли мәсьәләләр турында "позитив" сөйләштеләр


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

6-7 сентябрь Казанда "Русия төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләүнең позитив тәҗрибәсе" дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Чараның исеменнән үк күренүенчә, күпчелек чыгышлар позитив рухта булды.

6 сентябрь пленар утырыштан соң берничә темага сессия узды. Федераль үзәк һәм төбәкләрдә милли сәясәт сессиясендә Башкортстан, Кырым, Татарстан республикаларында, Воронеж өлкәсендә килеп туган милләтара, динара вазгыятьләр турында сөйләнде.

"Иртәме-соңмы республикалар дәүләт телләрен мотлак укытуга кайтачак"

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Башкортстаннан тарих фәннәре кандидаты, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков республикадагы телләр сәясәтенә анализ ясады. Галим 2017 елның язында оештырылган сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул вакытта Башкортстанда югары сыйныфларда укучылар һәм студентларның өчтән бер өлеше генә башкорт телен укырга теләмәүләре турында әйткән. Алар арасында башкортлар да (16%), татарлар да (19%) булган. Урыслар арасында башкорт телен укырга теләмибез дип респондентларның 48% белдергән. Яртысыннан күбе башкорт телен өйрәнергә риза булган.

Белүебезчә, бер ел эчендә вазгыять баштан-аяк үзгәрде. Путинның Йошкар-Олада әйтелгән сүзләреннән соң, милли телләр мәктәпләрдән кысрыкланып чыгарыла башлады. Быел җәй кабул ителгән канун туган телләр, шул исәптән милли республикаларның дәүләт телләрен өйрәнүне ихтыярига калдырды. Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгы Азатлыкка биргән мәгълүматка караганда, 2018-2019 уку елында укучыларның 63,05 проценты ана теле буларак урыс телен сайлаган.

"Канун кабул ителде, әлегә Татарстан да бер сүз дәшми, Башкортстан да тынып калды. Киеренкелек юкка чыкты кебек. Ләкин ул беркая да китми, Башкортстанда күптән түгел җир тетрәгән кебек, тетрәп күтәрелергә мөмкин.

Аның фикеренчә, федераль үзәк милли республикаларның дәүләт телләренә карата сәясәте дөрес түгел. "Иртәме-соңмы республика телләрен мәҗбүри укытуга кайтачакбыз дип уйлыйм. Бу республиканың үзбилгеләнүнең бер өлеше. Урыс телле халыкның да күпчелеге республика дәүләт телен укытуны аңлап кабул итә", ди галим.

"Кырымтатар проблемнары милли сәясәт стратегиясенә кертелмәде"

Кырымтатар халкының реабилитация юлы турында Кырым инженер- педагогия университеты доценты, социология фәннәре кандидаты Рефик Куртсеитов сөйләде. "Кайбер халыклар былтыр ватаннарына кайтуның 60 еллыгын бәйрәм итте. Ләкин кырымтатарлар урамнарында бәйрәм булмады. Чөнки әле бу процесс һаман бара," ди галим.

Рефик Куртсеитов
Рефик Куртсеитов

Аның сүзләренчә, Кырымда 2014 елда вазгыять үзгәрсә дә, кырымтатар проблемына мөнәсәбәт үзгәрмәгән. "Кырымтатар милләтеннән бер генә вицер-премьер да, министр да, район башлыгы да юк. Кырымтатар халкы бу хакимияткә бөтенләй кертелмәгән. 75 депутатның өчесе генә кырымтатар", дип сөйләде Куртсеитов.

Ул шулай ук телләр турында канун кабул итмичә Кырым республикасы мәгарифе турында канун кабул ителүен, кырымтатар теленең кысрыклануы турында авыз ачып әйтә алган кешеләргә басым ясалуы турында да белдерде.

Галим әрмәннәрне, болгар, кырымтатар, алман һәм грекларны реабилитацияләү турында фәрманның тулысынча үтәлмәве, ә андагы кайбер пунктларның бөтенләй аңлашылмаучанлык тудыруы турында да белдерде. "Әйтик, фәрманда шушы реабилитацияләнергә тиешле халыкларга милли-мәдәни автономияләр булдыруда ярдәм итү пункты бар. Без диаспорамыни? Милләтләр этник яктан килеп чыккан җирләрдә автономияләр төзелми. Татарстанда татарларның милли-мәдәни автономиясе юк бит", диде Куртсеитов.

Ул федераль үзәк вәкилләренең кайчак уйланмаган чыгышлар ясавын да билгеләп үтте. "6 июньдә Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко Ливадиядә уздырылган "Великое русское слово" форумында үзенең чыгышында "Кырым һәрвакыт чын урыс җире булды һәм булачак" дип белдерде. Күпмилләтле дәүләттә шундый дәрәҗәдәге сәясәтче мондый сүзләр әйтә алмый. Мондый чыгышлардан соң хакимияткә ышаныч кими башлый", ди белгеч.

Рефик Куртсеитов: "Кырымда анык милли сәясәт юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00

Моннан тыш ул кырымтатарлар мәсьәләләренең милли сәясәт стратегиясенә кертелмәүне, ярымутрауның тарихи топонимик атамаларының һаман кайтарылмавы, Кырымтатар театрыннан баш режиссер һәм 16 артистның китүе, 100 еллык тарихы булган кырымтатар телендәге "Яңа дөнья" басмасының мөхәррире эшеннән алынуы кебек проблемнарны санап узды. Аның фикеренчә, бу Кырымда уйланылган милли сәясәт уздырылмаудан, җирле хакимияттә милләт эшләре белән шөгыльләнерлек кешеләре булмаудан килә.

Рефик Куртсеитов Кырымда украин теле басымы көчле булды дигән фикерләрне дә кире какты. "600ләп мәктәпнең җидесе генә украин телендә белем бирде, 14е кырымтатар мәктәбе иде. 2014 елның сентябрендә украин мәктәпләре ябылды, шунда ук украин театрын юк иттеләр. Кырымтатар театры яши иде әле. Әмма шушы көннәрдә ул театрның җитәкчесен эштән алдылар, аның артыннан протест йөзеннән баш режиссер һәм театрның әйдәп баручы 16 артисты китте", диде галим.

"Миңнеханов бер җөмләдә Тукай дисә, икенчесендә - Пушкин ди"

Сессиядә берничә чыгыш Татарстанның имиджына, этномәдәни образына һәм брендына кагылды. Социология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Лилия Иликова республикада тудырылган динара һәм милләтара килешеп яшәү имиджы турында сөйләде. Ул президент Рөстәм Миңнехановның 2016-2018 елларда ясаган чыгышларын, эшчәнлеген анализлаган.

"Рөстәм Миңнеханов чыгышларын гадәттә татарча башлый, урысча дәвам итә, аннары тагын татарча җөмләләр кыстыра", ди Иликова. Апрель аенда президент Габдулла Тукайны хөрмәтләп чыгыш ясаса, июньдә Александр Пушкинны яклап сөйли, яз ахырында урысларның Каравоны уздырылса, җәен Сабантуйлар гөрли, Болгар төзекләндерелгәндә, Зөя утравы да төзекләндерелде дип санап китте галим. Аның фикеренчә, республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә алып барылган толерантлык сәясәте нәтиҗәсендә Татарстан этносоциаль һәм этномәдәни процессларны җайлауда уңай тәҗрибә мисалы булып тора.

"Ни өчен Петр I һәйкәле яки Хәтер көне турында сөйләмисез?"

Гүзәл Макарова
Гүзәл Макарова

Социология фәннәре докторы, Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре Гүзәл Макарова кызыклы тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашты. Республиканың этномәдәни образын формалаштыру, ул образны төбәк брендын ясауда куллану һәм аның халык тарафыннан кабул итү мәсьәләләре анализланган.

Тикшерү нтиҗәләренә караганда, Татарстан турында формалашкан берничә образ бар: милләтара һәм динара татулык урыны, татар һәм урыс мәдәниятләре, ислам һәм православие тигез дәрәҗәдә булган җирлек, федераль үзәк белән аерым мөнәсәбәтләр төзүгә ирешкән төбәк, татар мәдәнияте үзәге, дөньядагы бөтен татарларны тартып торучы нокта, илнең әйдәп баручы ислам төбәге, инвесторлар һәм туристлар җәлеп итәрдәй алга киткән төбәк.

Сораштыру төбәкнең үзбилгеләнү күрсәткеченең югары булуын дәлилләгән. Үзен Татарстан белән бербөтен итеп татарларның 91 проценты, урысларның 80 проценты һәм башка милләтләрнең 84 проценты атаган. Татарлар өчен биредә үзенең телен һәм мәдәниятен үстерү, ә башка этник төркемнәргә - социаль-икътисади факторлар мөһим.

Шул ук вакытта сораштыру Татарстан өчен ясалган рәсми брендларның халык арасында популяр булмавын да күрсәткән. Күп акчалар түгеп, Мәскәү кешеләрен чакыртып "Татарстан мирасы", "Визит Татарстан" брендлары сораштыруда катнашкан кешеләр өчен бик үк таныш булмаган.

Татарстанның рәсми брендларына халык мөнәсәбәте
Татарстанның рәсми брендларына халык мөнәсәбәте

Уфадан килгән этносоциология белгече Раушан Галләмов Татарстан галимнәре кайда чыгыш ясасалар да, республиканы һәрвакыт мактап кына сөйли, Татарстан - ул эталон дип хәтта ниндидер бер шапырыну да бар, дип белдерде һәм әлеге өлкәдә кире хисләр тудырырга мөмкин булган темаларны өйрәнгәнегез бармы, дип сорады. "2005 елда Казанда яңа барлыкка килгән Петербур урамына Петр I һәйкәле куелырга тиеш иде. Халык дәррәү каршы чыкты. Һәйкәл куелмады. 1990нчы елларда Явыз Иванның Казанны басып алу көнен зур йөрешләр белән уздыралар иде. Хәзер бу хакта сөйләргә дә ярамый, кечкенә митингка калды. Бу әйберләр өйрәнеләме?" диде Галләмов.

Макарова "без уздырган тикшерүләрдә нигездә уңай җаваплар алынды, ләкин менә шул мактану бар дигән тәнкыйтьләр, фикер алышуларга Татарстанның начар якларын да чыгарырга кирәк диючеләр булды", дип кенә ачыклык кертте. Моннан тыш, халык "брендинг яхшы нәрсә, кирәк, ләкин моны белән бергә халыкның социаль-икътисади проблемнары турында онытмаска кирәк" дип тә әйткән.

Белешмә. "Русия төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләүнең позитив тәҗрибәсе"​ дип аталган конференциянең төп оештыручысы - Мәрҗани исемендәге тарих институты. Быелгы коференция Совет берлегендә беренче этносоциаль тикшерү уздырылуның 50 еллыгына багышланды. Әлеге тикшерү ТАССРда уза. Мондый конференция Казанда 2014 һәм 2016 елларда да оештырылган иде.

XS
SM
MD
LG