Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда митинг оештырган укытучыны янә мәктәптә тоткарлаганнар


Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

14 сентябрьдә Чаллы полициясе тарих укытучысы, активист Раушан Вәлиуллинны тагын мәктәптә тоткарлап алып киткән. Аны 9 сентябрьдә пенсия реформасына каршы митинг оештыруда гаеплиләр. Бу инде өченче тоткарлау.

Раушан Вәлиуллин мәктәпкә килү белән, полиция тоткарлап, үзәк полиция бүлегенә алып киткәннәр, аннан соң мәхкәмәгә җибәргәннәр. Вәлиуллин үзе Facebook-та хәбәр итүенчә, полиция тоткарлау беркетмәсен активистка бирмәгән.

Моңа кадәр Раушан Вәлиуллинны 12 сентябрьдә дәрес вакытында тоткарлап алып киткәннәр иде. Әмма мәхкәмә эшне кире полициягә кайтарды.

Ә беренче тапкыр активистны полиция бүлегенә 9 сентябрьдә алып киләләр. Аны пенсия реформасына каршы килештерелмәгән митинг оештыруда гаеплиләр. Соңрак гаепләү маддәсе үзгәртелә. Вәлиуллинга хәзер белдерү хаты тапшырмый гына каршылык чарасы уздыру гаебе тагыла.

27 августта Раушан Вәлиуллин, Андрей Чванов, Илмир Шәкүров һәм Дмитрий Тетерин Чаллы шәһәр башкарма комитетына 9 сентябрьдә пенсия реформасына каршы митинг уздыру турында белдерү хаты керткән иде. Мэрия, иминлек чаралары турында язылмаган дип, мөрәҗәгатьне килештермәде. Активистлар белдерүне төзәтеп, янә мэриягә кертте. Бу юлы да түрәләр хатны кире какты. 9 сентябрьдә митинг планлаштырылган урында башка чара булачак диелде, "Строитель" стадионы янындагы мәйдан тәкъдим ителде. Белдерү хатында Җиңү паркы соралган иде.

Активистлар тәкъдимне кире какты һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә шәһәр хакимияте ягына басты.

9 сентябрьдә митинг барыбер Җиңү паркында оештырылды.

Илмир Шәкүров һәм Андрей Чвановка карата мәхкәмә эше инде узды. Чванов 15 мең сум, Шәкүров 10 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

XS
SM
MD
LG