Accessibility links

Кайнар хәбәр

JIT: Русиянең яңа белдерүен өйрәнәчәкбез, әмма элекке белдерүләре расланмады


Русия генерал-лейтенанты Николай Паршин Мәскәүдә матбугат очрашуында
Русия генерал-лейтенанты Николай Паршин Мәскәүдә матбугат очрашуында

Донбасс күгендә 2014 елның июлендә Малайзиянең “Боинг” очкычын бәреп төшерүне тикшерүче Халыкара уртак тикшерү төркеме (JIT) Русия саклану министрлыгының очкыч Украинадагы “Бук” ракеты белән бәреп төшерелгән дигән белдерүен яхшылап өйрәнергә вәгъдә итә.

Шул ук вакытта тикшерү төркеме Русия бу елның май аенда куелган барлык сорауларга да җавап бирмәде дип белдерә. Ул чакта “Боинг” казасы турында беренчел хисап чыгарылган иде. Анда очкыч Русиядәге “Бук” ракеты белән бәреп төшерелгән дигән нәтиҗә ясала. Аерым алганда, Русия ракет калдыкларындагы тамгалар турындагы сорауны игътибарсыз калдырган. Шулай ук Русия саклану министрлыгының кайбер элекке белдерүләре тикшерүләр нәтиҗәсендә расланмады диелә. Министрлык “Боинг” очкычы янында хәрби очкыч күренгәнлеген белдергән иде.

Тикшерү төркеме Русиядән бу һәлакәткә бәйле барлык мәглүматларны бирүне сорый.

Дүшәмбе көнне Мәскәүдә узган матбуга очрашуында Русия саклану министрлыгы вәкилләре “Боинг”ны бәреп төшергән “Бук” ракеты 1986 елда Украинага җибәрелгән һәм Украина армиясендә булган дип белдерде. Русия хәрбиләре очкычтагы 298 кешенең үлеме өчен Украинаны гаепли.
Украинаның Дәүләт иминлек шурасы башлыгы Александр Турчинов Русиянең белдерүен “фейк” дип атады. Украина саклану министры Степан Полторак та аңа шундый бәя бирде.

Амстердамнан Куала-Лумпурга очкан Боинг очкычы 2014 елның 17 июлендә Донбасс күгендә бәреп төшерелде. Ул чакта Мәскәү ярдәмендә сугышучы фетнәчеләр белән Украина армиясе арасында каты бәрелешләр бара иде. Халыкара тикшерү төркеменә Нидерланд, Бельгия, Австралия һәм Малайзия керә.

XS
SM
MD
LG