Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура "марҗа" сүзле футболкаларда экстремизм тапмаган


Татарстан прокуратурасы "Святая" киемнәр брендын тикшерүне тәмамлаган. Әлеге оешма "марҗа" һәм "марҗа түгел" дигән язулы футболкалар чыгарган иде.

KazanFirst хәбәр итүенчә, белгечләр бу футболкалардагы язуларда экстремизм төсмере тапмаган.

Узган җәй Казандагы "Святая" ширкәте "марҗа" һәм "марҗа түгел" дигән язулы ак төстәге футболкалар сата башлаган иде. Аларга шулай ук Татарстан һәм Русия байраклары да ясалган иде.

Бу уңайдан социаль челтәрләрдә гауга чыкты. Берәүләр мондый язулы футболкаларны чыгаручыларны милләтара низаг тудыруда, урыс халкын кимсетүдә гаепләде, башкалар исә "марҗа" сүзенең негатив төсмергә ия булмавын, бары тик тарихи атама булганын аңлатты.

Тавыш купканнан соң футболкалар сатудан алынды.

XS
SM
MD
LG