Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: Әсад хакимлек иткәндә Сүриядә тынычлык урнаштырып булмаячак


Сүрия качаклары
Сүрия качаклары

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сүзләренчә, Сүриядә Бәшәр Әсад президент булып калганда андагы низагны тыныч юл белән чишеп булмаячак.

Сүриянең Идлиб вилаятеннән радикал төркемнәр китә башлады, әмма ил Бәшәр Әсад хакимлегендә булганда низагны тыныч юл белән хәл итеп булмаячак. Бу хакта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Reuters агентлыгына әйткән.

Идлибтә өч миллионнан артык кеше яши, аларның өчтән бере - балалар. Сишәмбе БМОның гомум җыенында чыгыш ясап, Эрдоган Русия-Төркия килешүләре нәтиҗәсендә вилаяткә һөҗүмне булдырмауга ирештек дип сөйләде.

Һөҗүмне Русия ярдәмендә Сүрия президенты гаскәрләре әзерләгән иде. Рәҗәп Эрдоган Төркиягә качаклар тулыр дип борчылды, ә халыкара җәмәгатьчелек төбәктә химик корал куллану куркынычы бар дип белдерде.

XS
SM
MD
LG