Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда протест чараларында катнашучылар саны ике тапкыр арткан


Казанда 9 сентябрьдә узган протест чарасы
Казанда 9 сентябрьдә узган протест чарасы

Татарстанда узган ел протестларда 10 меңнән артык кеше катнашкан. 2016 ел белән чагыштырганда каршылык чаралары саны 169га арткан.

Татарстанда 2017 елда барлыгы 768 урам чарасы узган. Бу 2016 ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр кимрәк. Әмма алар арасында каршылык чаралары, киресенчә, арткан. 2016 елда 498 протест чарасы узган булса, былтыр алар 667гә җиткән. Бу хакта Дәүләт шурасының канунилык һәм хокук тәртибе комитеты материалларында әйтелә.

Протестларда катнашучылар саны ике тапкыр диярлек арткан: 5 мең 489дан 10 мең 372гә җиткән. Шул ук вакытта урам җыеннарында катнашучыларның гомум саны 87,9 меңнән 54,3 меңгә кадәр кимүе күзәтелгән.

Каршылык чаралары саны быел да арта. 2018 елның беренче чирегендә уздырылган 240 урам җыенының 217се протест чарасы булган. Аларда мең ярымлап кеше катнашкан диелә.

Былтыр Татарстанда хакимият белән килештерелмәгән 14 чара узган, администртив хокук бозулар турында 79 беркетмә төзелгән.

2018 елның беренче чирегендә Казанда ике килештерелмәгән чара узган, биш беркетмә төзелгән.

Былтыргы митинглар татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару, Татфондбанк һәм Интехбанк проблемнары белән бәйле булды, коррупциягә каршы чаралар узды.

XS
SM
MD
LG