"Коммерцияле оешмага без тәэсир итә алмыйбыз. Әхлакый яктан караганда, мондый хәлдә компромисс табарга була иде. Кешегә лояльрәк мөнәсәбәттә дә булырга мөмкин иде", дигән Казанда узган брифингта Лилия Галимова. Аның сүзләрен "Реальное время" китерә.
2 октябрь Казанда мөселманча су коену киеменнән булган 71 яшьлек Ираида Шәфигуллинаны "Акварена" бассейнына кертмәгәннәр. Аның ябык киеме комплекс хезмәткәрләренә ошамаган. Үзе ул моны мәхкәмәсез генә хәл итәргә тели. Татарстан мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина бу мәсьәләне бергәләп чишәргә кирәк ди.