Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстанда идарә сыйфаты нык төште, коррупция артты"


"Башнефть-Нефтехим" ширкәте корылмалары
"Башнефть-Нефтехим" ширкәте корылмалары

Икътисад белгече Башкортстанның донор төбәктән зур дотация алучы төбәккә әверелүе өчен начар идарә итүне һәм коррупцияне гаепли.

Башкортстан 2019 елда үз дәүләт бюджетында керемнәр белән чыгымнарны тигезләү өчен федераль бюджеттан дотация алучы төбәкләр арасында унынчы урында тора. 2015 елга кадәр исә республика Татарстан белән беррәттән төп донор төбәкләрнең берсе, башкаларны ашатучы иде. Хәлнең шулай зур тизлек белән үзгәрүенә нәрсә сәбәп булган? Бу турыда Азатлык соравына икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин җавап бирде:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

– Ширкәт, хуҗалык җитәкчеләренең сыйфаты кисәк төшүне күрсәтә бу. Икенче сәбәп – коррупция. Салым җыю хәзер булган мөмкинлекләрдән бик түбән дәрәҗәдә дигән сүз. Элек салым җыюның ничә процентка үтәлүе турында сүз бара иде. Хәзер инде моны беркем дә телгә алмый. Күп кенә эшмәкәрләр салымнан кача. Хәзер зур ширкәтләр дә салымнардан качу юлларын белүче икътисадчыларны эзли. Бездә хәзер начар оештыручыларга, начар менеджерларга ихтыяҗ күзәтелә.

Дәүләт идарәсе республика, халык мәнфәгатьләренә түгел, ә үзләренең шәхси баюы өчен эшли

1990 елга кергәндә Башкортстанда совет акчасы белән 4,5 млрд сум салым җыела иде. Шуның 3,5 млрды Мәскәүгә китә, 1 млрд бездә кала иде. Аннан 0,5 млрд авыл хуҗалыгына субсидия буларак кире кайта иде. 2,5 млрдтан артыгы тулысынча Мәскәүдә кала иде. 1990-нчы елларда без аның күбрәк өлешен үзебезнең республикада калдыра башладык. 1996 елда Башкортстан керемнәр ягыннан Русия төбәкләре арасында 70-нче урыннан 26-нчы урынга сикерде. Ә шуннан бирле гел түбән тәгәрәү бара. Мортаза Рәхимов чорында нефть ширкәтләрен хосусыйлаштыру, дәүләт милкен үзләштерү башланды. Дәүләт идарәсе республика, халык мәнфәгатьләренә түгел, ә үзләренең шәхси баюы өчен эшли.

– Башкортстанның шундый хәлгә төшүенә Мәскәүнең геополитик сәясәте, Кырымны аннексияләүдән башланган чикләүләр, Русиядә алып барылган икътисади сәясәт ни дәрәҗәдә өлеш кертә?

– Башкортстан икътисадының структурасы Русия икътисадыныкына бик охшаш. Шуңа күрә бу чикләүләр Башкортстанга да, Русиягә дә бер дәрәҗәдә тәэсир итә. Әмма Башкортстан икътисади яктан түбәнгә тизрәк тәгәри. Бездә идарә сыйфаты соңгы 15 елда нык начарайды, бигрәк тә 2010 елда Рөстәм Хәмитов килгәннән соң.

– 2016 ел ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең бай төбәкләрне талау сәясәтен тәнкыйтьләп, Русиядә яхшырак эшләүдән файда булмауга зарланган иде. Башкортстан икътисадына бу сәясәт тә тәэсир иткән булырга мөмкинме?

Төбәкләрдә ниндидер акча барлыкка килүне күрүгә Мәскәү аны бүлешү кагыйдәләрен үзгәртә дә куя

– Заманында әле Адам Смит та салымнарның тотрыклылыгының ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында әйткән булган. Салым акчаларының бюджетларга бүленүе дә тотрыклы булырга тиеш. Салым акчаларының район, төбәк, федераль бюджетка ничек бүленүе гел үзгәреп тора. Төбәкләрдә ниндидер акча барлыкка килүне күрүгә Мәскәү аны бүлешү кагыйдәләрен үзгәртә дә куя. Миңнеханов бу мәсьәләдә дөресен әйткән.

– Бу вазгыятьтән чыгу өчен хәзер ниләр эшләргә кирәк?

– Инновацион икътисадка күчү, инвестицияләр кирәк дип әйтмим дә. Зур ресурслар җәлеп итми генә идарә сыйфатын күтәрү, коррупцияне җиңү аша да икътисадны шактый яхшыртып булыр иде. Соңгы 10 елда коррупция, җинаятьчелек ягыннан безнең республика иң начарларның берсенә әверелде. Икътисади күрсәткечләрнең начараюы коррупция, җинаятьчелек, әшнәлекнең икенче ягы гына. Республикада бернинди кадрлар сәясәте алып барылмый. Әмма төп проблем - салымнарның тулысынча җыелмавы. Уфада күпсанлы фатирларга ия бай кешеләр бар, әмма салымнарны тулысынча түләмиләр. Кайбер дәүләт хезмәткәрләренең, түрәләрнең бишәр фатиры булуы ачыклана. Күпләр өчен бу ниндидер ачыш була. Әгәр алар салым түләсә, күчемсез милек өчен зур салым түләүләре күренеп торыр иде. Шуңа күрә бюджетны тулыландыру өчен зур мөмкинлекләр бар дип уйлыйм.

Ринат Гатауллин шулай ук Башкортстанның дәүләт бурычлары зур булмавын да әйтә. "Татарстанныкы белән чагыштырганда бөтенләй юк дип әйтергә була, ди ул. Башкортстанның дәүләт бурычы хәзер 17,1 млрд сум булса, Татарстанныкы 94,9 млрдка җитә. Узган атнада Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Чаллыда республика бюджетына багышланган киңәшмәдә 2023 елдан Татарстанга ул бурычлар өчен елына җиде млрд сумга кадәр түләп барырга туры киләчәк дип кисәтте.

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

Социаль сәясәт бәйсез институтының төбәк програмы җитәкчесе Наталья Зубаревич фикеренчә исә, Башкортстанда хәлләр алай ук мөшкел түгел. Белгеч әйтүенчә, бюджетны тигезләү дотациясе төбәкләргә җибәрелгән дотацияләрнең 30 проценттан бераз артыгын гына тәшкил итә. Башкортстанга әлеге төр дотациянең зур булуын ул республикада халыкның күп яшәве белән аңлата. Ул шулай ук Чечня белән Кырымның бюджетны тигезләү дотацияләре, субсидияләр һәм башка төр дотацияләр аша федераль үзәктән күпкә зуррак акчалар алуын да искәртә.

Икътисадның хәленә килгәндә, Зубаревич 2018 елның беренче яртысында Башкортстанда сәнәгать җитештерүенең өч процент үсеш күрсәтүен әйтә. Шул ук вакытта беренче яртыеллыкта инвестицияләр дә дүрт процентка кимегән. Зубаревич "Башнефть"не сатып алган "Роснефть"тән әллә ни инвестицияләр көтәргә кирәкмәвен дә әйтә, ул күп инвестицияли торган ширкәт түгел ди.

XS
SM
MD
LG