Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нугай авылы: "Мөселманнарны күндәм итү өчен эзәрлеклиләр"


Мөслим Сөләйманов өендә тентү, 10 октябрь 2018
Мөслим Сөләйманов өендә тентү, 10 октябрь 2018

Ставрополь өлкәсенең Иргаклы авылында мөселманнарга ярдәм итүче һәм берничә ел элек мәктәпләрдә яулык бәйләү хокукы өчен көрәшеп йөргән ике эшмәкәр өендә тентү узган. Алар тоткарланган. Авыл халкы ачуда.

Ставрополь өлкәсенең нугайлар яшәгән Иргаклы авылында биш бала атасы Мөслим Сөләйманов (1975 елгы) һәм аның туганы, балигъ булмаган өч бала атасы Ринат Сөләйманов (1986 елгы) тоткарланган. 10 октябрь иртән аларның өйләрендә тентү узган. Аннары аларны куәт оешмалары хезмәткәрләре алып киткән, әмма гаиләләренә кайда тотылулары турында хәбәр ителмәгән. Бу хакта Азатлык Мөслим Сөләймановның кызы, 22 яшьлек Алинә белән сөйләште.

– Алинә, тентү сәгать ничәдә булды?

– Иртәнге алты тирәсендә булды. Башта безнең туганыбыз Ринат Сөләймановка тентү белән килгәннәр. Алар бездән якында гына яши. Инде әти аларга барырга җыенганда гына безнең өйгә дә килеп кергәннәр. Димәк, тентүне ике төркем оештырган булып чыга.

Ул вакытта мин өйдә юк идем. Әти йортында теркәлгән булсам да, күршедә яшим. Мин килгәндә инде безнең өй янына авыл кешеләре җыела башлаган иде. Мине битлек кигән куәт оешмалары хезмәткәрләре ишегалдына кертмәде.

Бу Төньяк Кавказ төбәгенең экстремизмга каршы көрәш оешмасы вәкилләре иде дип беләм, әмма төгәл әйтә алмыйм. Җирле куәт оешмалары вәкилләре аларга соңрак кына кушылды.

Тентү белән килүчеләр күп иде, ким дигәндә ун кеше бөтен йортны, ишегалдын камап алды. Беркемне кертмәде. Без гаиләдә биш бала, мин зурысы. Кечкенә энемә дүрт кенә яшь. Әле бер сеңлем инвалид. Алар янына кертүләрен үтенсәм дә, миңа рөхсәт итмәделәр. Энеләрем һәм сеңелләрем бик курыккан иде.

Алар тентү уздырганда безнең гаражда автомат, 60 патрон һәм ниндидер мобил телефон тапканнар. Барысын да видеога төшергәннәр. Гаражга кергәч үк тентүгә килгән хезмәткәрләрнең берсе "әнә теге чаттан карагыз" дип әйткән. Моны миңа аннары әни сөйләде. Ул чатта мин укырга йөргән сумкалар тора иде. Шул сумкаларның берсендә автомат белән патроннар килеп чыккан. Иң кызыгы, мин әле кичә генә шул гаражда булган идем һәм анда берни юк иде. Ул сумкалар буш иде.

– Алайса алар кайдан барлыкка килгән дип уйлыйсыз?

– Безнең гараж бикләнми. Капка бикләнә, әмма аның өстеннән дә сикереп кереп була. Күрәсең, иртән ташлаганнардыр. Гадәттә безнең монда шулай эшләнә. Иртән китереп куялар да аннары инде тентү белән киләләр. Әйтәм бит, кичә генә берни юк иде.

Мәктәпләрдә яулык бәйләү хокукы өчен көрәштән соң мөселман активистларына басымнар даими булып тора

Шуннан әти белән туганыбызны кайдадыр алып киттеләр. Кайда икәннәрен һич белә алмыйбыз. Менә хәзер без аларны эзләргә Ставропольгә барабыз, әмма бу безнең авылдан өч сәгатьлек юл. Кайда икәннәрен белмәгәч адвокат та яннарына бара алмый. Авылда халык җыелды. Алар кайда икәннәрен белмичә таралмаячагын әйтә, чөнки бу инде безнең төбәктә беренче генә очрак түгел. Мөселман активистларын эзәрлекләүләр мәктәптә яулыктан йөрү хокукы өчен көрәш башланганнан бирле дәвам итә. Бер имамны үтерделәр, кайбер активистларны төрмәгә утырттылар. Алып киткән һәркемне мәхкәмәгә тарталар. Нәрсәдер ташлау гадәте таралган. Япь-яшь егетләргә наркотик, корал ташлыйлар.

– Ә тентү уздырган туганыгызда шулай ук корал таптылармы?

- Юк анда тапмадылар, әмма барыбер алып киттеләр. Документларын тартып алдылар. Әле аларда әбиебез яши. Аңа инсульт булган иде. Бик авыр хәлдә. Үтенеп сорагач тентү вакытында аның янына бер туганыбызны керттеләр инде.

Мөслим Сөләйманов өенә куәт оешмалары кешеләрне кертми
Мөслим Сөләйманов өенә куәт оешмалары кешеләрне кертми

– Әтиегез һәм туганыгызга ни өчен тентү белән килделәр дип саныйсыз?

– Минем әти җирле хәйрияче. Эшмәкәр. Туганыбыз шулай ук үз эше белән шөгыльләнә. Алар мөмкинлекләре булгач кешеләргә ярдәм итәләр. Мөселманнарга гына түгел, мәктәп, балалар бакчаларына да ярдәм күрсәтәләр. Чаралар үткәргәндә финанс яктан тәэмин итәләр. Күрәсең аларның активлыгы ошамыйдыр. Гомумән, сәбәпләр күп була ала инде. Безнең монда мөселман активистларын эзәрлекләү беренче ел гына бармый бит. Мөселман җәмәгатьчелеген күндәм итү өчен максатчан эзәрлекләү бара. Кемнедер үтерделәр, кемнедер утырттылар. Аннары бу кемдер өчен өстәмә погоннар. Гаепсез кешеләрне утыртып үзләренең йолдызларын арттыралар.

Мөселман җәмәгатьчелеген күндәм итү өчен максатчан эзәрлекләү бара

Хәзер инде авылда халык ачуын эчендә тота алмас дәрәҗәгә җитте, шуңа күрә алар җыелды һәм таралырга теләми. Җирле түрәләр дә килде. Алардан әтинең һәм туганыбызның ни өчен тоткарлануларын, кайда алып китүләрен сорыйлар. Түрәләр төгәл берни җавап бирә алмый. Ставропольдәге адвокат та аларны таба алмый. Башта аларны Ставропольгә алып барачаклар диделәр, аннары Ессентукига дигән сүз булды, шуннан кабат Ставропольгә диделәр. Таба алмасын өченме төрле-төрле мәгълүмат бирәләр.

Без аларга карата көч кулланылыр, җәзаларлар дип куркабыз, чөнки мондый очрак инде булды. Бер яшь егеткә граната ташладылар. Аны Ставропольгә алып барып җиткергәнче һәм туганнары тапканчы ул егеткә төрле дарулар салып, бик каты җәзалап гаепне үз өстенә алырга мәҗбүр иттеләр. Мондый башбаштаклык даими булып тора. Шуңа без бик куркабыз. Бер 3-4 ай элек бер туганыбызны инде тоткарлаганнар иде. Шулай ук тентүләр уздырдылар. Аңа карата җинаять эше ачтылар.

* * *

2015 елны Ставрополь өлкәсендә мөслимәләрнең мәктәптә яулык бәйләү хокукы өчен көрәш алып барган Иргаклы авылы мәчете имамы, мөселманнар арасында зур дәрәҗәгә ия Замирбәк Мәхмүтов атып үтерелде.

2016 елны Ставрополь өлкәсе Нефтекум районы Кара-Түбә авылы мәчете имамы урынбасары, 38 яшьлек Равил Кайбалиев шулай ук билгесез кешеләр тарафыннан атып үтерелде. Кайбалиев мөселманнарның хокукларын яклаучы буларак билгеле шәхес иде. Ул террор оешмаларына катнашы булуда гаепләнгән имам һәм гади мөселманнарның мәхкәмәләргә тартылуына канәгатьсезлеген белдереп килде. "Яровая кануннарына" кискен каршы чыкты, бигрәк тә мөслимәләргә мәктәптә яулык бәйләүне тыю карарын тәнкыйтьләде.

Нефтекум районында нугайлар күпчелекне тәшкил итә. Кайчандыр бер халык саналган, империяләр тоткан татар-нугай бүген аерым халык санала.

XS
SM
MD
LG