Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә Amnesty International хезмәткәрен урлап китеп кыйнаганнар


Олег Козловский
Олег Козловский

Amnesty International хезмәктәре Олег Козловскийны үзләрен тәртип саклау оешмалары вәкилләре дип белдергән кешеләр машинага утыртып алып киткәннәр, кыйнаганнар. Шуннан соң ул чит илгә китәргә мәҗбүр булган.

Олег Козловский Ингушетиягә протест чараларын өйрәнергә килгән булган.

Вакыйга 6 октябрь кич булды дип язды Facebook-та Козловский. Аның язуынча, үзен оппозиция вәкиле дип таныштырган кеше Козловскийга машинага утырырга тәкъдим итә һәм шул ук вакытта аның янына битлек кигән тагын ике кеше утыра. Алар хокук яклаучыга телефоннарын сүндерергә куша һәм шәһәр читенә алып килә. Бу кешеләр үзләрен Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре дип атый. Атып үтерәбез дип куркытып, Козловскийга тулысынча чишенергә кушалар, аны шәрә килеш фотога төшерәләр, кыйныйлар, Ингушетия башкаласы Магаска ни өчен килүен сорыйлар һәм аннан үзләренә мәгълүмат биреп торучы ясарга телиләр.

Җәзалаулар вакытында Козловскийның башына пистолет териләр һәм атып үтерәбез дип куркыталар. Хокук яклаучы аларның шартларына риза булмагач, аны Төньяк Осетиягә илтәләр һәм һава аланы янында калдыралар. Кыйнаучылар Козловскийдан Ингушетиядә булган бу хәлне беркемгә дә сөйләмәүне таләп итә. Сөйләсә, моның өчен хатынын һәм балаларын үтерү белән яныйлар.

Бер кабыргасы сынган Козловский 7 октябрьдә Мәскәүгә кайта һәм бераздан гаиләсен алып Русиядән китә. Аның сүзләренчә, телефон һәм видеокамераларын кайтармаганнар. Козловский Тикшерү комитетына гариза язган һәм, кирәк дип тапсалар, битлекле кешеләрне табу авыр булмаячак ди.

Олег Козловский Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотовка да мөрәҗәгать иткән. Козловский Мәскәүгә кайтырга һәм әлеге хәлне ахыргача тикшереп бетерү һәм җаваплыларны җәзага тарттыру өчен бөтен мөмкинлекне дә кулланырга җыена.

26 сентябрьдә Ингушетия һәм Чечня башлыклары Юнысбәк Евкуров һәм Рамзан Кадыров төбәкләр арасында чикләрне билгеләү турында килешү имзалады. Килешү нигезендә, Ингушетия төньяктагы җирләренең бер өлешен якындагы чечен җирләренә алыштыра, өстәвенә көньякта да республиканың зур гына өлешен Чечняга бирә. Моннан соң сентябрь ахырында Ингушетиядә протест чаралары башланды. Козловский әлеге каршылыкны өйрәнергә килгән булган.

XS
SM
MD
LG